Якты юл
  • Рус Тат
  • 20 декабрь 2013 яңалыклары

    • 20 декабрь 2013 - 09:28
      Район судында – яңа рәис
      Бүген район судына яңа рәис билгеләнде. Әлеге вазифага 40 яшьлек Радик Фәрит улы Зиннәтов килде.
    • 20 декабрь 2013 - 06:35
      Безнең белән калыгыз!
      Хөрмәтле газета укучылар! 2013 ел тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Күпме матур очрашулар, шатлыклы вакыйгалар бүләк итте ул. Ә бит 13кә тәмамлануы белән шикләндергән, шөбһәләндергән иде ул безне. Юрау, ырым-шырымнар раска килмәде. 2013 ел - хәерле, имин ел булды! Тормыш календареның битләрен санаганда, көн артыннан көн газетабыз коллективы сезнең белән...
    • 20 декабрь 2013 - 06:08
      «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый
      «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан «Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый» акциясе үткәрү матур гадәткә әйләнде. Быел әлеге акция 23 декабрьдә үтәчәк. Бу көнне 14.00тән 15.00 сәгатькә кадәр балалар, 70-36-50 телефонына шалтыратып, Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, табышмакларга җаваплар табып, бүләк алу бәхетенә ирешәчәк. Бүләкләрнең иганәчесе - муниципаль район...
    • 20 декабрь 2013 - 05:31
      Һәр сорау игътибар үзәгендә булачак
      Чәршәмбе көнне район хакимиятендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда җир һәм милек ресурслары белән идарә итүгә хокуклы вазыйфаи затларның эшчәнлеген контрольдә тотуны тәэмин итү, белем бирү учреждениеләрендә законсыз җыемнар фактларын ачыклау, 2013 елда коррупция фактларының булу-булмавын тикшерү максатыннан җирле хакимият органнарының муниципаль норматив-хокукый актларына үткәрелгән экспертиза һәм...
    Реклама