12 декабрь 2013 яңалыклары
-
12 декабрь 2013 - 12:07Хакимият вәкилен мыскылласаң...Агымдагы елның 26 июлендә район суды «Татарстан» совхозы поселогында участок вәкаләтлесен әшәке сүзләр белән мыскыллаганы өчен 26 яшьлек ир-атка карата бер ел сынау срогы белән бер елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. Хакимият вәкилен кимсеткән өчен 21ноябрьдә суд 30 яшьлек ир-атны да җавапка тартты. Суд утырышында...
-
12 декабрь 2013 - 08:19Тимер юл аша узганда кагыйдә үтәмәүчеләрне барлыйларТимер юл кисешләрендә аварияләрне киметү максатыннан республика ЮХИДИ идарәсе «Россия тимер юллары» җәмгыяте белән берлектә кисәтү чаралары үткәрә. Акция кысаларында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары тимер юл кисешләренә чыгачак, кагыйдә бозучы машина йөртүчеләргә карата Административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексының 12.10 маддәсе буенча беркетмәләр төзеләчәк.
-
12 декабрь 2013 - 08:17Штрафны вакытында түләмәүчеләрне ачыклыйларЮл йөрү кагыйдәсен бозган өчен билгеләнгән штрафларны вакытында түләмәүче машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан Районның ЮХИДИ инспекторлары һәм участок вәкаләтлеләре атна саен юлларга рейдка чыгалар.
-
12 декабрь 2013 - 08:14Юл билгесенә зыян салучыга – 300 мең сумга кадәр штрафСоңгы вакытта район территориясендәге юлларда юл билгеләрен урыныннан куптарып алу, я булмаса бозып китү яки башка төрле зыян салу очраклары күзәтелә башлады, дип белдерә район буенча ЮХИДИ башлыгы Шамил Ганиев.