24 октябрь 2013 яңалыклары
-
Бер көндә ике фермада янгын чыкты
23 октябрь көнне, сишәмбе, иртәнге сәгать 8 тулгач янгын сүндерүчеләр Югары Суыксу авылында "Тукай азык-төлек корпорациясе"нең сыер торагы яну турында хәбәр алалар.
-
“Татмедиа“ ачык акционерлык җәмгыятендә яңа директор
Чәршәмбе көнне Казанда "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенә яңа директор билгеләнде. Бу урынга моңа кадәр матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасын биләгән 49 яшьлек Фәрит Шаһиәхмәтов килде. Ул әлеге постта әле елга якын гына эшләгән 32 яшьлек Рөстәм Бикмөхәммәтовны алыштырды.
-
Иске Дөрештә өлкәннәр компьютерга өйрәнә
16 октябрьдән Иске Дөреш мәктәбе базасында пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтү буенча курслар башланды. Җирлектән 15 кеше хәзер атнага ике мәртәбә компьютер серләренә өйрәнергә мәктәпкә килә. Программа 172 сәгатькә исәпләнгән. Башка авыл җирлекләреннән дә курсларга йөрергә теләүчеләр бар. Ләкин 15 кеше тупланмыйча, төркем ачып булмый, диләр Пенсия фондының район бүлегендә. Укырга...