9 октябрь 2013 яңалыклары
-
Шахмат-шашка уеннарында көч сынаштылар
Өлкәннәр ункөнлелеге уңаеннан Теләнче Тамак авылында район күләмендә шахмат-шашка уеннары узды. Шашкалар буенча ир-атлар арасында I урынны - Я. Ганиев (Теләнче Тамак) яулады, II урында - Н. Дячков (Круглое Поле), III урынга З. Хәмидуллин (Мусабай-Завод) чыкты. Хатын-кызлар арасында призлы урыннарны Ф. Сәгыйдуллина (Иске Дөреш), Я. Зыятдинова (Теләнче Тамак) һәм Ф....
-
Исемнәрен хезмәт белән бизәгән мәрхәмәтле укытучылар
2 октябрь, чәршәмбе көнне, район хакимияте бинасының ашханәсендә, Өлкәннәр һәм Укытучылар көне уңаеннан, ветеран укытучыларны тәбрикләү тантанасы булды. Бу көнне сыйлы өстәл артында гомерләрен үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүгә багышлаган мөхтәрәм ветеран мөгаллимнәрне Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев котлады.
-
Көз явымлы килсә дә, кукурузны да җыеп алдылар
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта кукуруз уңган. Бүгенге көндә 150 гектар җирне биләгән кукуруз кырында соңгы гектарларны урып-җыю бара.
-
Утыртуын утырттык, ләкин яшь үсентеләрне саклау да мәҗбүри
"Агач утырту көне" дип аталган республика акциясе кысаларында безнең районда да 3400 төп агач утыртылды. Бу әһәмиятле чара узган җомга көнне Круглое Поле, Бәтке, Новотроицкое, Түбән Суыксу һәм Теләнче Тамак авыл җирлекләрендә үтте. Әлеге эшкә 250ләп кеше җәлеп ителде. Агач утыртырга авылларның бюджет хезмәткәрләре, торак-милекчелек ширкәтләрендә эшләүчеләр, мәктәп укучылары чыкты.
-
Реклама һәм котлау бирүчеләр игътибарына
"Татмедиа" ААҖ генераль директорының махсус боерыгы нигезендә реклама кабул итү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Игълан бирүчеләрнең шәхесен раслаучы документлар сорала. Редакциягә котлау яисә игълан алып килгәндә, паспортыгызны алырга онытмагыз.
-
Тугыз ай эчендә бер авылдан өч кеше ВИЧ инфекциясен йоктырган
Район үзәк больницасының баш табибы Галим Сабирҗановның хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә хәбәр итүенчә, СПИД йоктыручылар районда быел кискен арткан. Гыйнвар аенда ВИЧ-инфекцияле 31 кеше исәптә торса, 1 октябрьгә ул сан 47гә җиткән. Бу чорда чирне беренче тапкыр йоктыруның 11 очрагы теркәлгән, шундый диагноз куелган 5 кеше исә районга читтән күченеп...
-
Калмашта мөнәҗәтләр кичәсе узачак
11 октябрь көнне район мөхтәсибәте, мәдәният бүлеге белән берлектә, мөнәҗәтләр фестивале үткәрә. Ул 15.00 сәгатьтә Калмаш авылында узачак. Фестивальдә катнашучыларның яше чикләнмәгән - балалар да, өлкәннәр дә чыгыш ясый ала. Җомга көнне үтәчәк әлеге районкүләм чарадан репортажны газетабызның киләсе санында укый алачаксыз.
-
Иң яхшы почтальоннарны билгелиләр
"Татмедиа" мәгълүмат агентлыгы "Татарстан почтасы" белән берлектә 2014 елның беренче яртысына газета-журналларга яздыруда иң яхшы эшләүче почтальонны билгеләүдә конкурс игълан итте. Бәйге 1 октябрьдән башланды, 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста вакытлы матбугатка яздыручы һәр почта хезмәткәре катнаша ала. Нәтиҗә югарыда әйтелгән вакыт аралыгында никадәр басма мәгълүмат чарасы яздыруга карап...
-
Руль артында йоклап китү бер гаепсез кешенең үлеменә китергән
Узган җомга көнне, 4 октябрьдә, кичке сәгать 5 тулганда Яр Чаллы - Сарман юлының Новотроицкое һәм Күперле арасындагы өлешендә юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. "Renault Latitude" автомобилендә Сарманнан Яр Чаллыга баручы 1974 елгы ир-ат руль артында йоклап китеп, каршы як полосага чыга һәм...