27 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Авылдашлар, өмәгә кайтыгыз!
Күзкәй авылы зиратында яз көне генә бик күп авылдашлар катнашында байтак эш башкарылды: буш җирләрне баса башлаган кыргый агачлар киселде, буяудан бушаган банкалар, чүпкә әйләнгән кәгазь "чәчәкләр" җыештырылып, чүплеккә илтелде. Өмәдә катнашучыларга Аллаһының рәхмәте яусын. Чүпләмәскә, саклап тотарга кирәк иде дә бит, чүпләнә шул: кәгазь чәчәкләрне дә алмаштырып, искеләрен ташлап...
-
Газетабыз игълан иткән конкурсның җиңүчеләре билгеле булды
«Якты юл» газетасы «Якты җәй, ямьле җәй» конкурсы игълан иткән иде. Конкурста катнашыр өчен Vkontakte сайтында безнең рәсми төркемне табып (vk.com/club54482574), җәйге ялларда төшерелгән фотоларны урнаштырырга кирәк булды. Әлеге чарага нәтиҗәләр ясадык, җиңүчеләрне бүләкләдек.
-
«Кама» агрофирмасының Игенче бүлекчәсе басуында рапс җыялар
Биредә бу культура 1300 гектарга якын җир били. Бүгенге көнгә шуның 400 гектардан артыгы җыеп алынган. Көннәрнең яңгырлы булуы эшне бераз туктатып торса да, комбайнчылар тырышалар - аяз вакытның бер минутын да әрәм итмиләр. Рапс басуында эшнең торышын белү өчен без урынга чыктык.
-
Игътибар: юлларда балалар
Юлларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, һәлакәтләрдән саклау максатында 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр "Игътибар - балалар!" дип исемләнгән профилактик чараның икенче этабы үтте.
-
Одессадан яңадан җиңү белән
Мәләкәс мәктәбе укучысы Эльвина Шагалиева 13-20 сентябрь көннәрендә Одесса шәһәрендә яшь талантлар арасында уздырылган «Звездочка» Халыкара фестиваль-конкурста катнашып, I дәрәҗә дипломга лаек булды. Жюри әгъзалары игътибарына Эльвина «Би-би-ю-ба» һәм «Все не просто так» җырларын тәкъдим иткән.
-
Диспансеризация – сәламәтлеккә ышанычлы юл
Югары технологияләр чәчәк аткан бу заманда кеше торган саен азрак хәрәкәтләнә: көнкүреш техникасы тормышыбызга актив керде, эш урыннарын компьютерлаштыру да кеше сәламәтлегенә файда китерми. Хезмәт, тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән бу ихлас омтылыш, киресенчә, кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Варикоз, симерү, күз авырулары - шул техник революциянең кайбер җимешләре генә. Экологик...
-
Гриппка каршы вакцинация башлана
Татарстанда быел гриппка каршы вакцинация гадәттәгедән бер айга иртәрәк башланды. Район дәваханәсенә беренче партия 3 мең доза вакцина кайткан инде. Бу атна ахырында аны авыл җирлекләрендәге ФАПларга таратачаклар. Киләсе атнадан һәр теләгән кеше үз җирлегендә вакцинация уза алачак.