Якты юл
  • Рус Тат
  • 25 сентябрь 2013 яңалыклары

    • 25 сентябрь 2013 - 05:56
      Мактаулы исем
      Финанс-икътисад эшчәнлегендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Камский" җитештерү кооперативы баш бухгалтеры Валентина Михайловна Костроминага "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" дигән мактаулы исем бирелде.
      549
      0
      0
    • 25 сентябрь 2013 - 05:54
      Наталья Әхмәтсафина – иң иҗади тәрбияче
      Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр арасында һәр ел саен үткәрелеп килә торган "Татарстан Республикасының ел тәрбиячесе - 2013" конкурсының финалы үтте. Анда бәйгенең муниципаль этабында сайлап алынган 15 тәрбияче көчләрен сынады. Финалга чыгучылар арасында безнең районнан Яңа поселогындагы "Каенкай" балалар бакчасында эшләүче Наталья Әхмәтсафина да катнашты. Ул "Иң иҗади тәрбияче" номинациясендә...
      511
      0
      0
    • 25 сентябрь 2013 - 05:52
      «Казан ярминкәсе»ндә Борды укучысы үз экспонатын тәкъдим итте
      Башкалабызда эшләп килүче «Казан ярминкәсе»ндә Татарстан Республикасының җитәкчелеге катнашында «Инновацион машина төзелеше технологияләре, җиһазлар һәм материаллар - 2013» дип аталган халыкара фәнни-техник конференция үткәрелде. Әлеге конференция кысаларында «Машина төзелеше. Металл җитештерү, аны эшкәртү. Казан» дип исемләнгән халыкара махсус күргәзмә дә оештырылды. Бу күргәзмәнең катнашучысы буларак районыбызның Борды мәктәбе V сыйныф...
      553
      0
      0
    • 25 сентябрь 2013 - 05:47
      Социаль объектларга җылылык бирделәр
      Район Башкарма комитеты башлыгы Расим Асылгәрәев җылыту сезоны башлану уңаеннан карар кабул итте. Узган атнада, тәгаенрәк әйткәндә, 19 сентябрьдә районның мәктәпкәчә белем бирү, мәгариф, сәламәтлек, мәдәният, спорт, социаль яклау учреждениеләренә җылылык бирделәр. 1 октябрьдән райондагы торак йортларга да җылылык барып җитәчәк. Сәнәгать предприятиеләрендә, башка төр оешмаларда исә җылыту бераз соңрак...
      508
      0
      0
    • 25 сентябрь 2013 - 05:30
      Тизрәк, җитезрәк, кызурак. Яңа поселогында «Милләтләр кроссы – 2013» узды
      Узган шимбәдә район халкы Бөтенроссия «Милләтләр кроссы - 2013» кысаларында йөгерешкә чыкты. Районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, барлык авыл җирлекләрендә ярышларда катнашкан йөгерешчеләрнең гомуми саны 3413кә җитә. Былтыр исә «Милләтләр кроссы»нда үз көчен сынап карарга 1560 кеше килгән иде.
      607
      0
      0
    Реклама