17 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Алия Шәмсиева Дөнья чемпионатыннан бронза медаль белән кайтты
1-8 сентябрь көннәрендә Польшаның Гдыня шәһәрендә армспорт буенча Дөнья чемпионаты үтте. Түбән Суыксу авылы кызы Алия Шәмсиева анда катнашып III урынны алып кайтты.
-
Карарыңны үзгәртсәң, 1 октябрьгә кадәр гариза бир
Социаль хезмәтләр жыелмасы 2012 елның 1 апреленнән айга 839 сум 65 тиен тәшкил итә. 646 сум 71 тиене - медикаментларга, 100 сум 05 тиене санаторий-курортка юлламага, 92 сум 89 тиене шәһәр яны тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортта дәвалау урынына баруга һәм кайтуга бирелә. Бу хезмәтләрдән баш тартып, аны акчалата...
-
Пассажир йөртүчеләр яшь спортчыларны бүләкләделәр
Чиләбе шәһәрендә билбаулы көрәш буенча узган Россия беренчелегендә катнашып, анда призлы урыннар алып кайткан егет-кызларны район пассажирлар йөртү ассоциациясе эшмәкәрләре котлады һәм аларга акчалата бүләкләр тапшырды.
-
Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә
20 сентябрьдә, җомга көнне, "Бердәм Россия" сәяси партиясе Россия юристлары ассоциациясе белән берлектә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Безнең район халкы ул көнне Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Есенин урамы, 1нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итеп, нотариус, адвокатларга һәм юристларга сорауларын бирә алалар. Кабул итү вакыты иртәнге сәгать...