9 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Ярминкәләр башлана
Быел Яр Чаллыда көзге ярминкәләр 21 сентябрьдән 19 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә, һәр елдагыча, махсус бәядән сөт, ит, яшелчә кебек авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге булачак. Әйтик, сөтнең литры якынча 20-22, беренче категорияле ун данә йомырка 30, бәрәңгенең килограммы 10 сумнан булачак. Теләгән кеше печән, салам да...
-
«IT-Чемпион» конкурсының икенче этабы җиңүчеләре билгеле булды
Мәктәп балалары арасында уздырылучы «IT-Чемпион» конкурсы 2013 елның 1 мартыннан 20 декабренә кадәр дәвам итә. Бәйгенең II этабы исә 1 сентябрьдә төгәлләнде. Конкурс «Иң актив мәктәп укучысы» дип аталган балл-рейтинг һәм «ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү» иҗади номинацияләре буенча үтә.
-
Дүрт депутат сайланды
8 сентябрьдә Россиядә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына өстәмә сайлаулар үтте. Ул көнне безнең районда да Калмиянең 6нчы сайлау округында, Мәләкәснең - 6нчы, Новотроицкоеның - 7нче һәм Теләнче Тамакның 6нчы округларында сайлаулар узды. Депутатлыкка кандидат итеп алты кеше теркәлгән иде. Алар барысы да "Бердәм Россия" партиясеннән. Кандидатларның дүртесе тиешле баскычны үтеп,...