5 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Эшмәкәрләр игътибарына
13 сентябрдә Экспортка булышлык күрсәтү үзәге Татарстан Республикасының экспорт өлкәсендәге эшмәкәрлек субъектлары өчен бушлай махсус семинар үткәрә. Ул «Экспорт һәм импорт операцияләрен башкарганда НДС акчаларын кайтару һәм аларны куллану» темасына багышланачак. Тулырак мәгълүматны муниципаль район сайтыннан таба аласыз (http://tukay.tatarstan.ru/rus/info.php?id=583685).
-
Үсмерләр өчен – сәламәтлек дәресе
Кнәз урта мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары өчен "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Үзеңне һәм киләчәгеңне сакла!" дип аталган профилактик чара үткәрделәр. Балалар ул көнне яшьләрнең алкоголь куллануының нинди нәтиҗәләргә китерүе турында фильм карадылар, сәламәтлеккә ничек тәэсир итүе хакында фикер алыштылар. Чара ахырында үсмерләргә тәмәке тартуны, алкоголь һәм наркотиклар...
-
Гаризаларны 10 сентябрьдән бирә башларга була
Кичә Хөкүмәт йортында үткән видеобрифингта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе А.Фомин социаль юнәлештә эшләүче коммерциянеке булмаган оешмаларга финанс ярдәме күрсәтү хакында сөйләде. Дәүләт ярдәменең бер төре - оешмаларның социаль проектлар конкурсларында катнашып грантлар отуы. Мондый проектларны тормышка ашыруга быел Татарстанда 10 млн сум акча бүленгән. Субсидияләр алу өчен конкурста катнашуны сорап...
-
Юлда дүрт яшьлек сабыйның гомере өзелде
Кичә, 4 сентябрьдә, кичке сәгать 5 тулгач Яр Чаллы - Сарман юлының 28нче километрында, Теләнче Тамак борылышы тирәсендә булган юл-транспорт һәлакәтендә дүрт яшьлек баланың гомере өзелде.
-
“Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең чираттагы конференциясе үтте
4 сентябрь көнне хакимиятнең утырышлар залында "Бердәм Россия" сәяси партиясе район бүлекчәсенең 20нче конференциясенең беренче этабы үтте. Анда 52 делегатның 42се катнашты.