3 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Шикәр чөгендерен ала башладылар
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда бөртекле икмәк культураларын урып-җыю эшләре тәмамланган. Район буенча барлыгы 649 266 центнер икмәк суктырылган. Уртача уңыш 1 гектардан уртача 15,3 центнер тәшкил итә. Инде чират шикәр чөгендеренә дә җитте. Иң беренчеләрдән булып, шикәр чөгендерен алуга "Кама" агрофирмасы кереште.
-
Бордыда чикләвек Спасын бәйрәм иттеләр
29 август көнне, һәр елдагыча, Борды авылы халкы дини йолаларның берсен - өченче Спасны бәйрәм итте. Ул көнне авылның келәү йорты янына бордылылар белән бергә шәһәрдән махсус кайтучылар, күрше-тирә авыллардан килүчеләр дә җыелды. Бәйрәмгә Яр Чаллының Сидоровка бистәсеннән Сергей атакай чакырылган иде. Ул келәү уку йоласын башкарды, тиздән Белем бәйрәме...
-
Сигез елга хөкем ителде...
23 августта район судында РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе (алдан уйлап эшләнгән үтерү) буенча гаепләнүче 65 яшьлек ир-атның җинаять эше каралды.
-
Яр Чаллы – Сарман юлының беразы булса да төзекләндерелде
Бу көннәрдә Яр Чаллы - Сарман трассасының иң начар дип саналган өлешләрендә - барлыгы дүрт километр арага яңа асфальт салынды. Шулай итеп, дүрт участокта - Теләнче Тамак борылышы тирәсендә, Иске Дөреш тавында, Октябрь Бүләк авылы каршындагы территориядә һәм Күперледән чыгып ягулык салу станциясенә кадәр арада юл төзекләндерелде. Сентябрьдә тагын 1,5...