24 июль 2013 яңалыклары
-
Мактаулы исем бирелде
Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Алмаз авыл хуҗалыгы предприятиясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тракторчысы Михаил Ворсанафеевич Антоновка "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Ындыр табагында – мәктәп укучылары
Хуҗалык басуларында урып-җыю эшләре бара. Ял көннәрендә урыны белән явып үткән яңгыр да эш куәтен киметмәде. "Чаллы яшелчәсе" агрофирмасында да эш оешкан төстә бара.
-
Орлыкчылык заводында фаҗига
Якшәмбе көнне "Кама" агрофирмасының орлыкчылык заводында фаҗига булды. Складларны чистарткан вакытта, шартлау аркасында, предприятиенең 28 яшьлек хезмәткәре үлде. Тагын өч кеше авыр тән җәрәхәтләре алып, сырхауханәгә озатылды. Тикшерү органнары фаҗига техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан дигән фикердә. Әлеге вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган.