10 июль 2013 яңалыклары
-
10 июль 2013 - 05:18«Балалар шатлыгын күрү – үзебезгә сөенеч», – ди Калмия лагере җитәкчесе Әлмирә ГыйльфановаЯмьле җәйнең беренче ае, гадәттәгечә, лагерьлар белән бәйле була. Калмия авылында да 1 июньнән башлап 27сенә кадәр балалар өчен җәйге смена эшләде. Аның исеме дә бит җисеменә туры килә - «Кояшкай». Балалар рәхәтләнеп кояш нурлары астында иркәләнеп, төрле чараларда катнашып, ялларын файдалы итеп үткәрде.
-
10 июль 2013 - 05:15“Күңелле поезд”да бик тә күңелле булдыКруглое Поле мәктәбендә "Күңелле поезд" лагере үз эшен гөрләтеп алып барды. Әлбәттә, "Күңелле поезд"да бик тә күңелле, моны балаларның күпләп йөрүләре дә раслый: 120 бала лагерьның бер көнен дә калдырмады.
-
10 июль 2013 - 05:08Алда – яңа тормышБалачак сизелмичә дә үтеп китте. Әле кайчан гына парта артында утырып, мәктәпне тизрәк бетерү хыяллары белән янып яши идек. Хәзер инде боларның барысы да артта калды.
-
10 июль 2013 - 04:53“Вилданов” хуҗалыгында терлек азыгы үзләренә дә, халыкка да җитәРеспубликада бу көннәрдә бар игътибар терлек азыгы әзерләүгә юнәлтелде. Бүгенге көндә районда бер баш шартлы терлеккә 10, 21 центнер исәбеннән терлек азыгы әзерләнгән. Барлыгы 9 мең 490 тонна печән, 28 мең 500 тонна сенаж, 220 тонна яфраказык, витаминлы үләннәр әзерләнгән. Эш барышы белән якыннанрак танышу максатыннан, без "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгына...
-
10 июль 2013 - 04:50Укуга түләү өчен субсидия алырга булаЭшмәкәрлектә белемнәрне арттыру, квалификацияне күтәрү буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен укулар оештырыла. Укыган өчен түләүне каплауга субсидияләр алырга мөмкин. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, субсидия сорап язылган заявкаларны сайлап алу буенча конкурс турында Положение расланды. ТР Икътисад министрлыгы шундый заявкаларны 2013 елның 11 июленә кадәр кабул итә. Аларны...
-
10 июль 2013 - 04:48Питрау җитте12 июльдә, пәнҗешәмбе көнне, Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәме үткәрелә. Безнең районнан бу чарада "Борды" фольклор ансамбле чыгыш ясаячак. Шулай ук Борды авылы кызы Елена Чулакова "Питрау чибәре" конкурсында катнашырга җыена. Елена Яр Чаллы педагогия колледжының музыка факультетында белем ала, быел ул өченче курсны тәмамлады. Шул ук көнне кич...
-
10 июль 2013 - 04:46Универсиадада безнең үзешчән артистлар да чыгыш ясыйУниверсиада көннәрендә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда республиканың иҗат коллективлары чыгыш ясый. Безнең район фольклор ансамбльләре һәм үзешчән артистлары 16 июль көнне Универсиада кунакларына үзләренең махсус программаларын тәкъдим итәчәк. Игенчеләр сарае каршында Бикләннең "Хәтфә", Түбән Суыксуның "Яшь йөрәкләр", Бордының "Борды", Мәләкәснең "Питрау", Кече Шилнәнең "Сударушка", Олы Шилнәнең "Росинка" фольклор коллективлары чыгыш...
-
10 июль 2013 - 04:43Мәктәпкә ярдәм итәләрТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән игълан ителгән "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" хәйрия акциясендә республиканың 135тән артык предприятие һәм оешмасы катнашкан, мәгариф оешмаларын ремонтлауга алардан 36 млн сумга якын акча җыелган. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән брифингта хәбәр ителде. Мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, безнең район иганәчеләре...
-
10 июль 2013 - 04:39Аварияләр бераз кимеде, шулай да тынычланырга ярамыйАлты ай эчендә район территориясендәге юлларда 46 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда 12 кешенең гомере өзелде, 68 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Ә узган ел бу чорга 65 һәлакәт теркәлеп, аларда 17 кеше үлгән, 104 кеше зыян күргән иде. Чагыштырганда, аварияләр саны 70,7 процентка, үлүчеләр - 70,6, җәрәхәтләнүчеләр 65,4 процентка...