28 июнь 2013 яңалыклары
-
28 июнь 2013 - 13:55Юл йөрү кагыйдәсе машина йөртүчегә дә, җәяүлегә дә кагылаБыел район территориясендә булган барлык юл һәлакәтләренең 10ысы машина йөртүчеләрнең алкогольле эчемлекләр кулланган булуы аркасында килеп чыккан. Бу аварияләрдә 15 кеше зыян күргән. Статистикадан күренгәнчә, исерек килеш рульгә утыручылар аркасында чыккан аварияләр арткан. Бу машина йөртүчеләргә генә түгел, ике тәгәрмәчле транспортны иярләүчеләргә дә кагыла.
-
28 июнь 2013 - 06:16«Таңбатыр»да җылылык системасын алмаштыраларБүгенге көндә Күзкәй авылының «Таңбатыр» балалар бакчасында тулысы белән җылылык системасын алмаштыру эшләре бара. - Бакчабызда бик салкын иде. Хәзер исә бөтен бүлмәләргә радиаторлар куялар. Бу бик матур да, уңайлы да, ә иң мөһиме, җылы да булачак, - дип белдерде бакча мөдире Гүзәлия Саматова. Ремонт эшләре белән «Тукайтеплогаз» оешмасы шөгыльләнә....
-
28 июнь 2013 - 06:01Универсиада уты безнең районга да килеп җиттеXXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының уты Яр Чаллыга 27 июньдә - Яшьләр көненә килеп җитте. Иң беренчеләрдән булып, утны безнең район кабул итте. Чара 19 сәгать 30 минутка билгеләнгән иде. Универсиада факелын район хакимияте бинасыннан башлап «Ил-ана» монументына кадәр алып бардылар. Бу мактаулы бурыч 9 кешегә йөкләнгән иде. Алар һәрберсе...
-
28 июнь 2013 - 04:47Азык җитәрлек булсын өчен барлык мөмкинлекләрдән файдалану кирәкЧәршәмбе көнне Кукмара районында үткән республика авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов терлек азыгы әзерләү мәсьәләсенә кагылып, без бүген бөтен ресурслардан файдаланырга бурычлы, 2010 елда башка регионнардан азык кертүгә барып җитү безгә сабак булырга тиеш, диде. Дөрес, соңгы көннәрдә урыны-урыны белән яңгырлар явып үтте үтүен. Ләкин тынычланырга иртә әле....