22 май 2013 яңалыклары
-
22 май 2013 - 16:08Скутерчыларның икесе дә исерек булганҖәйгә чыгуга юлларда "җил белән узышучы" яшь байкерлар барлыкка килә. Күпләренең номеры да, йөртүгә хокук бирүче документы да, иминият таныклыгы да булмый, шлем кияргә кирәклеген дә уйлап тормыйлар. Мотоцикллар һәм скутерлар еш кына төзек түгел хәлдә була. Яшүсмерләр еш кына руль артына эчкән килеш утыралар. Бу инде үзеннән-үзе геройлыкларга тарта....
-
22 май 2013 - 04:53Ирекле янгын сүндерүчеләр һәрвакыт әзер торамы?Халыкта "Бурдан кала, уттан калмый" дигән бик дөрес әйтем бар. Ни аяныч, янгын куркынычсызлыгын үтәмәү йорт-җирне күккә очырган һәм, иң куркынычы, кеше гомерләрен өзгән очраклар кабатланып тора. Ут-күз чыгуга авыл җирлекләре, анда яшәүчеләр ни дәрәҗәдә әзер, янгынга каршы куркынычсызлык чаралары күреләме, янгын сүндерү техникасы ни хәлдә? Дүшәмбе көнне район хакимиятендә...
-
22 май 2013 - 04:51БүләкләүТР Президенты Указы нигезендә "Биклән" җитештерү кооперативы баш бухгалтеры Венера Әфгать кызы Кәбировага "ТР атказанган икътисадчысы" дигән мактаулы исем бирелде.
-
22 май 2013 - 04:49Пионерия көнен билгеләп үттеләрТеләнче Тамак урта мәктәбендә пионерия көненә багышланган җыен үткәрелде. Педагог-оештыручы Э. Гыймазетдинова укучыларга элеккеге пионер оешмасы һәм хәзерге варислар турында сөйләде. Аннары 3 сыйныф укучыларын варислар сафына кабул иттеләр. Бәйрәмнең икенче өлешендә исә 5-8 сыйныф укучыларын белән табигатькә экскурсия оештырылды.
-
22 май 2013 - 04:47Иске Абдулда «Хәтер көне» үттеИске Абдул мәдәният йортында Әфган сугышында һәлак булган солдатларның әти-әниләре катнашында «Хәтер көне» үтте. Аның барышында «Гиндукуш» музее каршында булачак һәйкәлгә беренче таш салынды. Соңыннан исә митинг булды. Чарада Иске Абдул урта мәктәбе һәм Яңа поселогының кадет сыйныфы укучылары актив катнашты.
-
22 май 2013 - 04:44Яңа Бүләктә фольклор фестивале уздырыла24 майда сәгать 10да Яңа Бүләк авылында «Халык моңы - Илһам» дип исемләнгән III республикакүләм фольклор фестивале уздырыла. Республиканың Тукай, Сарман, Азнакай, Актаныш, Зәй, Менделеевск, Алабуга, Минзәлә, Әлмәт, Мөслим районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән килгән фольклор коллективлары катнашуы көтелә.
-
22 май 2013 - 04:34Бала – иң мөһим пассажир15 майдан 25енә кадәр республикада "Бала - иң мөһим пассажир" дигән акция бара. Чараның максаты - пассажир балаларның куркынычсызлыгын саклауга өлкәннәрнең игътибарын көчәйтү.
-
22 май 2013 - 04:32Җәйге каникул чорында балалар катнашындагы юл һәлакәтләре артаЧаралар күрелүгә дә карамастан, районда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүе кимеми. Узган дүрт ай эчендә 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 9 авария теркәлде. Аларда 10 бала төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алды.