26 апрель 2013 яңалыклары
-
26 апрель 2013 - 11:58Бәйрәмнәрдә уяу булыгыз1 Май, 9 Май бәйрәмнәренә багышланган чараларда халыкның уяулыгын арттыру, экстремистлыкны һәм террорлыкны кисәтү йөзеннән ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кайнар телефон номерларын игълан итә. Гражданнар 8 (843) 291-20-02 телефоны буенча Эчке эшләр министрлыгына һәм 01, 112 телефоннары аша гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә шалтырата алалар.
-
26 апрель 2013 - 09:33Сәйдәшлеләр чәчүдә яңа техниканы сынап карыйларЯзгы кыр эшләре башлану белән механизатор Венер Фәрваевның һәр көне машиналар паркына килеп, техниканы тикшерүдән башланып китә. Хәзер аның эше тагын да җаваплырак, бу язгы кыр эшләре чорында ул яңа чит ил чәчү комплексында эшләячәк.
-
26 апрель 2013 - 07:23Зират өмәләренә чакырабызРайон мөхтәсибәте "Якты юл" газетасы белән берлектә май аеның беренче ял көннәрендә авыл зиратларын чистарту буенча өмәләр үткәрә. Барлык райондашларны, ял көннәренә туган авылларына кайткан якташларыбызны шушы чарада катнашырга чакырабыз. Мәңгелек йортларыбызны чисталыкта, тәртиптә тотыйк. Анда җирләнгән якыннарыбызның рухы шат булсын.
-
26 апрель 2013 - 06:17Май аенда тугыз көн ялМай аенда 9 көн ял итәчәкбез. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май - Җиңү көне ял көннәре исәпләнә. РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 2013 елда 5 гыйнвар (шимбә) ялы 2 майга (пәнҗешәмбегә), 6 гыйнвар (якшәмбе) ялы 3 майга (җомгага) күчерелә. Шулай итеп,...