10 апрель 2013 яңалыклары
-
10 апрель 2013 - 16:21Кнәз фермасында концерт үттеХалыкта ипи белән сөт булса, җыр да булачак дип юкка гына әйтмиләр. Ләкин ипи үстерү һәм сөт булдыру өчен зур тырышлык күрсәтергә кирәк. Шуның өчен дә игенчеләрнең һәм терлекчеләрнең эше абруйлы санала. Әлеге һөнәр ияләренең концерт-театрларны карарга һич вакытлары юк. Шуңа да Кнәз мәдәният йортының «Объектив» агитбригадасы ферма эшчеләре алдында...
-
10 апрель 2013 - 08:44Техника әзер, басуның өлгергәнен көтәбез, диләр игенчеләрАгросәнәгать комплексы оешмаларының язгы кыр эшләренә әзерлегенә багышланган республикакүләм бәйге кысаларында безнең район хуҗалыкларында да тикшерүләр үтте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Марат Кәримов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Дәүләт техникага күзәтчелек инспекциясе башлыгы Ильяс Гыйлаев, "Агрокөч төркеме" ЯАҖ механикалаштыру бүлеге башлыгы Фәрит Хәкимов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...
-
10 апрель 2013 - 06:33Сулыклар ташый – чарасын алдан күрүең хәерлеЯзгы ташу вакытында су басудан республиканың берничә торак пункты зыян күрде. Табигатьнең мондый сынавына Югары Ослан, Лениногорск, Баулы, Буа, Яшел Үзән, Алабуга районнары дучар булды. Бәхеткә, безнең район әлеге исемлеккә эләкмәде. Ләкин буадан су күтәрелеп зыян күргән авыллар булды. Бүгенге көндә әлеге җирлекләрдәге проблемаларны хәл итү өчен барлык чаралар күрелде,...
-
10 апрель 2013 - 06:30Кайсы канал программасын күрәсегез киләТВ-тапшырулар программасы газетабызның "Татар-информ" кушымтасында бирелә башлады. Сезне тагын кайсы каналларның тапшыру программалары кызыксындыра - фикерләрегезне редакциягә 70-16-86 телефонына шалтыратып җиткерә аласыз.
-
10 апрель 2013 - 06:28Мактаулы исем бирелдеРеспубликада ветеринария иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Тукай район дәүләт ветеринария берләшмәсе" дәүләт бюджет учреждениесе ветеринар табиб-бактериологы, ветеринария лабораториясе мөдире Миннегаббас Миннегали улы Шәеховка "Татарстан Республикасы атказанган ветеринария табибы" дигән мактаулы исем бирелде.
-
10 апрель 2013 - 06:23Ветераннарга Президент котлауларыРайонда 90 яшьтән узган өлкәннәр РФ Президенты Владимир Путинның шәхси котлауларын кабул итә. Шушы көннәрдә гомер бәйрәмнәре уңаеннан 1923 елда туган Күперле авылы әбисе Гиздниса Кәлимуллина, Колышта яшәүче Разия Салихова һәм Бәтке авылыннан Петр Главновка шундый ук тәбрикләүләр һәм район башлыгы Васил Хаҗиев исеменнән бүләкләр тапшырылды.
-
10 апрель 2013 - 05:28Юл һәлакәтендә 25 яшьлек егетнең гомере өзелде3 апрель көнне көндезге сәгать 2 тулганда Яр Чаллы - Түбән Кама юлында "ВАЗ-211230" машинасын йөртүче 25 яшьлек егет тизлекне тиешледән арттырып, каршы юнәлештәге полосага чыга һәм аннан килүче "Тойота Аурис" белән бәрелешә.