20 март 2013 яңалыклары
-
20 март 2013 - 12:56Казан дәүләт аграр университетында ачык ишекләр көне үтә23 март көнне Казан дәүләт аграр университетында абитуриентлар һәм ата-аналар өчен ачык ишекләр көне үтәчәк. Чара сәгать 10да университетның актлар залында оештырыла. Биредә университетның тарихы, быелгы кабул итү үзенчәлекләре турында әйтеләчәк. Шулай ук деканнар үзләренең факультетлары, белгечлекләре, фәннәре турында сөйләячәкләр. Ата-аналар һәм абитуриентлар өчен уку йорты буенча экскурсия үткәреләчәк. Моннан...
-
20 март 2013 - 09:24Яшь ветеринарны ничек авылда калдырыргаБүген ветеринарлар нинди шартларда эшли һәм яши, бу тармак кадрлар белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгән, яшь белгечләр социаль яктан якланганмы - узган атнада Яңа поселогында Татарстан Республикасы ветеринария хезмәтендә кадрлар потенциалын үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинарында бу тармак хезмәткәрләре әнә шундый актуаль мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Район авылларында эшләүче мал табиблары...
-
20 март 2013 - 05:25Безнекеләр – призлы урындаЯр Чаллының "Этюд" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шәһәр һәм район эчке эшләр бүлекләре хезмәткәрләре арасында О. Морозов призына шахмат ярышлары үткән иде. Анда район ЭЭБ башлыгы ярдәмчесе Р. Кашапов - өченче, полициянең өлкән участок вәкаләтлесе А. Фәттахов бишенче урынны алды.
-
20 март 2013 - 05:23Депутат ярдәмчесе кабул итә23 мартта, шимбә көнне, 9.00дан 10.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогинаның ярдәмчесе Татьяна Михайловна Гавадзина сайлаучыларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.
-
20 март 2013 - 05:17Укучылар БДИга әзерләнәләрЯңа поселогында XI сыйныф укучылары БДИ формасында тест үттеләр. Мәҗбүри фәннәрдән: рус теле - 12 мартта, математикадан 13 март көнне сынау булды. Әлеге чара укучыларның белемнәрен тикшерү, оештыру вакытларын карау өчен үткәрелде. Аттестация үтүче 51 укытучы 12 мартта шулай ук БДИ формасында тест уздылар. Сынауларның нәтиҗәләре 2 атнадан соң билгеле...
-
20 март 2013 - 05:15“Балкыш” фестивалендә кечкенә катнашучылар саны артканМәләкәс авыл клубында "Балкыш-16" балалар сәнгать фестиваленең сайлап алу туры узды. Бәйгедә мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән торган иҗат төркемнәре катнашты. Фестивальдә фольклор төркемнәре экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау темасына багышланган күренешләр күрсәттеләр. Шулай ук бию, аерым җырлаучылар, вокаль ансамбльләр чыгыш ясадылар. Балалар бакчасыннан 11 төркем килгән, узган...
-
20 март 2013 - 05:01Бушлай юридик ярдәм22 мартта Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үтә. Район халкы бу көнне 9.00дан 16.00 сәгатькә кадәр "Бердәм Россия" партиясе район бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү урынына - Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, 1нче йорт адресы буенча килә ала. Телефоны - 71-39-75. Бушлай юридик консультацияне прокуратура хезмәткәрләре, юристлар, адвокатлар, нотариуслар...