14 март 2013 яңалыклары
-
Тәмәке тартучыларга көн бетә
Тәмәке тартуның зыяны һәм гражданнарны тәмәке төтененнән саклау турында февраль аенда яңа Федераль закон чыкты. Ул яңа таләпләрне үз эченә ала. Законда әйтелгәнчә, тәмәке тартуга каршы көрәш төрле юнәлешләрдә алып барылачак. Моңа тәмәкегә каршы агитация, аерым урыннарда тартуны, шулай ук тәмәке сатуны тыю һәм башкалар керә. Әлеге закон буенча, хәзер...
-
Штрафны вакытында түләмәүчеләрне ачыклау дәвам итә
Төрле кисәтү чаралары кулланылуга карамастан, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен вакытында түләнмәгән штрафлар күләме кимеми. Законны санга сукмаган машина йөртүчеләрне ачыклау, аларны административ җаваплылыкка тарту максатыннан, февраль аенда район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан махсус рейдлар да уздырылды. Мондый кисәтү чарасын хокук саклаучылар дәвам итәләр. Участок вәкаләтлеләре һәм юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары...
-
Хатын-кызлар волейбол уйнады
Күптән түгел Сосновый Борның "Яшьлек" спорт комплексында район оешма һәм предприятиеләрендә, авыл җирлекләрендә эшләүче хатын-кызлар командалары волейбол буенча көч сынашты. Беренче урынны район башкарма комитеты, икенчене - район суды, өченче урынны Түбән Суыксу авыл җирлеге командасы алды. Җиңүчеләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнде.
-
Круглое Полега хоккейчылар җыелды
Круглое Поле хоккей кортында үткән хоккей чемпионатында Бәтке, Түбән Суыксу, Круглое Поле һәм Мәләкәс ир-ат командалары катнашты. Уенда Түбән Суыксу командасы - беренче, Мәләкәс - икенче, Круглое Поле - өченче, бәткелеләр дүртенче урынга чыкты. Җиңүче командага кубок бирелде. Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Иң...
-
Яшь каратэчылар Россия чемпионатында катнашты
Сосновый Бор поселогында каратэ буенча район ачык беренчелеге үтте. Ярышта район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, "КЭМПО" спортчылар мәктәбе, Яр Чаллы, Түбән Кама көрәш федерациясе спортчылары катнашты. Безнең районнан тренерлар Владимир Заикин һәм Олег Хафизов җитәкчелегендә Шилнәбаш, Кнәз, Иске Абдул мәктәпләре укучылары чыгыш ясады. Нәтиҗәләр буенча Никита Капитонов, Эльвина Хәбибуллина,...