Якты юл
  • Рус Тат
  • 1 март 2013 яңалыклары

    • 1 март 2013 - 14:06
      Хоккей уйнадылар
      Круглое Поледа яшүсмерләр арасында хоккей турниры үтте. Ярышта Биклән, Круглое Поле, Бәтке, Мәләкәс командалары составында 132 спортчы катнашты. Өч төрле яшь категориясендә барган көч сынашуда беренчелекне бикләнлеләр, икенче урынны мәләкәслеләр, өченче урынны Круглое Поле командасы алды. Призлы урыннарны алучыларга һәм чемпионнарга Мактау кәгазьләре һәм медальләр бирелде.
      420
      0
      0
    • 1 март 2013 - 13:02
      Дуслык җиңде
      Кыш бетәргә санаулы көннәр генә калып баруына карамастан, «Аленушка» балалар бакчасында чираттагы хоккей матчы үтте. Саф һавада күмәк уеннар баланы физик яктан чыныктыру белән беррәттән командада уйнарга, күмәк эш башкарырга өйрәтә. Уйнап-көлеп, балалар рәхәтләнеп ял иттеләр. Нәтиҗәдә, 10:10 исәп белән дуслык һәм сәламәтлек җиңеп чыкты.
      465
      0
      0
    • 1 март 2013 - 11:02
      Балалар бакчаларына – яңа тәрәзәләр
      Бүгенге көндә райондагы балалар бакчалары, мәктәпләрнең күпчелегендә төзекләндерү, ремонт эшләре башкару таләп ителә.
      603
      0
      0
    • 1 март 2013 - 08:31
      Түбән Суыксудан Гөлшат Әгъзамова – елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе
      27 февральдә Новотроицкое авылында «Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе - 2013» бәйгесе булып үтте.
      478
      0
      0
    Реклама