22 февраль 2013 яңалыклары
-
Муллык үз тырышлыгың белән килә
Авылда сыйлы көнең мал белән дип юкка гына әйтмиләр. 24 ел бергә тормыш итү дәверендә, Илдар һәм Илсөяр Вахитовлар һәрвакыт мал асрадылар. Бүген дә хуҗалыкларында эре малны да, кош-кортны да күпләп тоталар. Киләчәктә ихаталарындагы мал санын тагын да ишәйтергә исәплиләр. Үз хуҗалыкларында җитештерелгәнне шәһәрдә сатып әйбәт кенә акча да эшлиләр.
-
Эчке эшләр бүлегендә яңа җитәкче
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә, 15 февральдән Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы итеп полиция подполковнигы Роберт Шәрипҗан улы Хөснетдинов билгеләнде. Элек ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Югары Ослан муниципальара бүлеге башлыгы булып эшләгән.
-
Үзгәреш кертелде
Район башкарма комитеты җитәкчесенең 2013 елның 18 гыйнварында кабул ителгән 72нче карарына үзгәрешләр кертелде. Аның 1.1 пунктында Сәет авылы Торговая урамы, 39нчы йортта - башлангыч мәктәп бинасында урнашкан 2660нчы участок сайлау комиссиясенең адресы үзгәрүе, аның хәзер Сәет авылы, Торговая урамы, 37нче йортка - мәдәният йорты бинасына күчүе турында әйтелә.