11 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Борды чемпионы
Борды егете Дмитрий Левашов малай чактан Сабан туенда көрәшче әтисе Юрий батыр өчен җан атып, төптән күтәреп алып, келәмгә аркасы белән салуына кызыгып үсте. Күңелендә әтисе кебек атаклы көрәшче булу теләге уянды.
-
“Туым җондозы” фестиваленең йомгаклау концертында катнашачаклар
Мәләкәс авыл җирлегендә Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен Мәскәүдән 5әр метрлы ике ясалма чыршы кайтартканнар. Яшел гүзәлләрнең һәрберсе 22 мең сум тора. Мондый чыршылар егерме елдан артык хезмәт итә. Аларның берсе Мәләкәс клубында, икенчесе Иске Җирекледә җәмәгать үзәгендә урнаштырылды. Бизәлгән чыршы әйләнәсендә бәйрәм чаралары бик күңелле үтте, дип хәбәр итте...
-
Фән олимпиадалары бара
Мәктәпләрдә фән олимпиадаларының район этабы төгәлләнде, җиңүчеләр ачыкланды, дип хәбәр иттеләр район мәгариф бүлегеннән. 923 укучы 28 фән юнәлешендә белемнәрен сынаган, аларның эшләрен югары һәм беренче категорияле укытучылар бәяләгән. Кнәз, Кече Шилнә, Новотроицкое, Комсомолец, Калмаш, Күзкәй, Мус.Завод, Бәтке, Биклән, Түбән Суыксу мәктәпләре укучылары олимпиадаларда актив катнашкан һәм югары нәтиҗәләр күрсәткән....
-
Интернат-мәктәптә тулы куәтенә ремонт башланды
30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча республика программасына быел безнең районның Кнәз, Күзкәй, Түбән Суыксу урта мәктәпләре һәм Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе керде. Кышкы каникуллар чорында бу мәгариф учреждениеләренең барысында да төзекләндерү башланды. Ремонт эшләренең иң күләмлесе Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе өлешенә туры килә.