Якты юл
  • Рус Тат
  • 7 декабрь 2012 яңалыклары

    • 7 декабрь 2012 - 06:31
      Нәселле таналарны “Чаллы яшелчәсе”ндә үстерәләр
      Шушы көннәрдә "Чаллы яшелчәсе"ҖЧҖндә хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар, баш зоотехниклар, ветеринария табиблары һәм ясалма орлыкландыру технологлары катнашында район семинары булды. Әлеге хуҗалыкта маллардан кышкы асрау чорында сәламәт үрчем алу, сөт җитештерүне арттыру максатында ташлатылган сыерларның махсус рацион нигезендә ашатылуы, яңа туган бозауларның сакланышын тәэмин итүнең һәрдаим контрольдә булуы, санитария-ветеринария таләпләренең төгәл...
      835
      0
      0
    • 7 декабрь 2012 - 06:21
      Депутат ярдәмчесе кабул итә
      8 декабрьдә, шимбә көнне 9.00дан 10.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогинаның ярдәмчесе Татьяна Михайловна Гавадзина сайлаучыларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.
      472
      0
      0
    • 7 декабрь 2012 - 06:18
      Гаризаларны 15 декабрьгә кадәр бирегез
      Электр челтәре хуҗалыгы объектларына технологик кушылу буенча чаралар башкаручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының чыгымнарын каплауга субсидияләр бирү буенча сайлап алу конкурсы бара. Гаризалар 2012 елның 15 декабренә кадәр 9.00 - 18.00 сәгатьләрдә Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55нче йорт, 125нче кабинетта кабул ителә. Тел.: 8 (843) 524-90-90. ТР Икътисад министрлыгының...
      566
      0
      0
    • 7 декабрь 2012 - 06:16
      Каз ярминкәсе
      15 һәм 22 декабрьдә Яр Чаллының Азатлык мәйданында каз, башка төр ит һәм ит продукциясе сату буенча Яңа ел алды ярминкәләре уза. Сатып алырга һәм үзе җитештергән товарны сатарга теләүчеләр бу көннәрдә сәгать 9.00дан 15.00 сәгатькә кадәр бирегә килә алалар.
      483
      0
      0
    • 7 декабрь 2012 - 06:14
      Корылтайга киттеләр
      Бөтен дөньяга таралып яшәүче татарларны нәрсәләр борчый? Болар турында Казанда 6-9 декабрьдә узачак Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаенда катнашучы делегатлар белеп кайтачак. Безнең районнан бу чарада муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, "Якты юл" газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева һәм Яңа поселогы мәктәбе татар теле укытучысы Резидә Мәүҗетова катнашачак. Съездның максаты...
      509
      0
      0
    • 7 декабрь 2012 - 05:14
      Утыз сигез егет армия хезмәтеннән качып йөри
      Көзге чакырылыш тәмамланырга бер ай вакыт калып бара. Бу юлы хәрби комиссариат алдына районнан 26 егетне армиягә озату бурычы куелды. Хәрби хезмәткә озату өзеклекләрсез бара, ләкин егетләрне чакырылыш комиссияләренә китерү бик авыр. Армия яшендәге 38 ир-егет бүгенге көндә комиссия чакыруын кире кагып, армия хезмәтеннән качып йөри, дип белдерәләр хәрби комиссариатта.
      624
      0
      0
    Реклама