24 июль 2012 яңалыклары
-
Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр өчен базар эшли
Яр Чаллыда "Южный" агросәнәгать паркы ачылды. Әлеге парк 56нчы комплекс артында, Ахметшин урамы белән Халыклар дуслыгы проспекты кисешкән җирдә урнашкан. Биредә эшкуарлар, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре һәр көнне сәгать 9.00дан алып 17.00 сәгатькә кадәр үз продукцияләрен арадашчысыз сата ала. Сәүдә урыннары бушлай, автотранспорттан сату да рөхсәт ителә....
-
Крымск шәһәрендә су басудан зыян күрүчеләргә акчалата ярдәм җибәрелде
Краснодар краеның Крымск шәһәрен су басу нәтиҗәсендә зыян күргән халыкка ярдәм итү йөзеннән районда хәйрия чарасы оештырылган иде. Соңгы нәтиҗәләр буенча, фондка 118 мең 963 сум күләмендә акча күчерелде дип хәбәр итә Тукай районы "Тукай-Сервис" МУП баш бухгалтеры Ю. Нургалиева. Акчалар узган җомгада Крымск шәһәренә җибәрелгән.
-
Рәфыйк Хөрмәтуллин быел да республикада иң яхшы технолог исеменә лаек
Бөгелмә нәсел предприятиесендә дуңгызларны ясалма орлыкландыру технологларының республика бәйгесе үтте. Анда "Кама Бекон" хуҗалыгының Комсомолец нәсел репродукторы бүлекчәсеннән технолог Рәфыйк Хөрмәтуллин катнашты. Ул былтыр 100 ана дуңгыздан 2301 бала алуга иреште. Республикада иң югары күрсәткечкә ия булганы өчен аңа шушы номинациядә кыйммәтле бүләк тапшырылды, дип хәбәр итте районның нәсел эше...
-
Кайда, күпме сөт савалар?
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 июльгә районда барлыгы 83380 килограмм сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул көне белән чагыштырганда 1561 килограммга кимрәк.