4 июль 2012 яңалыклары
-
4 июль 2012 - 05:45Гомере буе туган телгә мәхәббәт тәрбияләдеБәтке авылында яшәүче, бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мөгаллимә Зөлфия Кәрим кызы Хуҗина бу көннәрдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бүген аңа балалары, оныклары, элеккеге хезмәттәшләре, укучылары һәм авыл халкы җылы котлау сүзләрен җиткерә.
-
4 июль 2012 - 05:18Хезмәт китергән хөрмәтМәләкәс авылында Сабан туе. Кыр батырларын, авыл алдынгыларын данлыйлар. Менә бервакыт гомерләрен терлекчелеккә багышлаган ирле-хатынлы Валентина белән Петр Михайловларны атадылар. Эшчән гаиләне район башлыгы Васил Хаҗиев исеменнән бүләк тапшыру өчен мәйдан уртасына чакырдылар. Берничә дистә еллар фермада сөтен-итен җитештергән әлеге эшсөярләргә Тукай муниципаль районы Советының аппарат җитәкчесе Ә. Наврозова район...
-
4 июль 2012 - 05:15Депутат ярдәмчесе кабул итә7 июль, шимбә көнне 10.00нан 11.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Россия Федерациясе Дәүләт Советы депутаты Әлфия Когогинаның ярдәмчесе Татьяна Гавадзина сайлаучыларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.
-
4 июль 2012 - 05:12Санкт-Петербургка экскурсиягә киттеләрКичә 25 бала - уку алдынгылары, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр Санкт-Петербургка экскурсиягә китте. Алар бу шәһәрнең тарихи, истәлекле урыннарында булачаклар. 3нән алып 9 июльгә кадәр Биләр музей-тыюлыгында "Сәләт" халыкара яшьләр форумы уза. Анда бөтен дөньядан 3000 сәләтле һәм актив яшьләр җыела. Форумда спорт-сәламәтләндерү, мәдәни чаралар, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү, танылган фән...
-
4 июль 2012 - 05:10Ветераннар фатир сайлыйРайонның 24 сугыш толы һәм ветераны куанычлы хәбәр алды. Федераль казнадан ветераннарны фатирлы итү өчен бүленгән чираттагы акчалар килгән, фатир сайларга кирәк. Районыбыз ветераннары фатирларны шәһәрдән ала. Моңа кадәр икенчел торакка өстенлек бирелсә, бу юлы 23 ветеран фатирларны социаль ипотека программасы аркылы алырга теләк белдерде, диде безгә район социаль яклау...
-
4 июль 2012 - 05:06Танылган якташларыбыз – горурлыгыбызМуниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев атналык киңәшмәдә танылган шәхесләребез туган торак пунктларга керү юлында бу турыда хәбәр иткән махсус алтакталар кую кирәклеген әйтте. Күзкәйгә кергәндә: "Фәннүр Сафинның туган җире" дип язылган, Малтабар янында Рәшит Гәрәй туган авыл икәнлеген хәбәр итүче һәм башка танылган якташларыбыз хакында мәгълүмат бирүче игъланнар куелачак.
-
4 июль 2012 - 04:55Бөтен көчне – азык туплаугаАвыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 3 июльгә районда һәр шартлы терлеккә 8,33 центнер азык берәмлеге күләмендә азык тупланды. "Вилданов" КФХ, "Ярыш", "Ирек", "Гигант" хуҗалыклары тырышлыкны арттыра баралар, уртача район күрсәткеченнән югарырак дәрәҗәгә ирештеләр. Аларда һәр шартлы терлеккә 16,57-11,9ар центнер азык тупланды. Азык балансында печән һәм сенаж мөһим...
-
4 июль 2012 - 04:40Вакыт уза, сенаж аз әлеЯмьле җәйнең икенче аена кердек. Питрауга күп калмый. Бу чор элек-электән печәннең өлгергән, төрле үләннәрнең шаулап чәчәк аткан чагы. "Булса аяз Питрау көн - Булыр яшел печәнең; Яңгырлы булуы - Кырда печән черүе", дип әйткән борынгылар.