29 июнь 2012 яңалыклары
-
29 июнь 2012 - 05:47Ташка кадак кагар ирКарап торуга баһадир гәүдәле дә түгел, күзгә ташланырдай, аерылып торган ягы да юк сыман аның. Әмма тылсымлы, ныклы тавышы, кыю, төпле фикере, холык үҗәтлеге белән үзенә тарта ул. Сүзем шушы көннәрдә 85 яшен тутырган Мөсәяп ага Вахитов турында.
-
29 июнь 2012 - 05:02Колыш Сабан туе күңелле уздыКече авыл Сабан туеның үзенә бер яме бар. Чулман ярына сыенып, бик матур җиргә урнашкан кечкенә генә Колыш авылында да ул ел саен истә калырлык, күңелле уза. Гадәттә, аның көне дә тирә-күрше башка авылларныкы белән туры килмәслек итеп билгеләнә. Шуңа күрәдер дә халык күп җыела. Быел да нәкъ шулай булды.
-
29 июнь 2012 - 04:54Җир участоклары бирелә башладыКичә җир һәм милек палатасында күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирә башладылар. Участоклары белән таныштыру өчен, 10ар гаилә чакырыла. Районда күп балалы гаиләләргә җирләр Биклән авыл җирлегеннән бирелә, 204 гаилә җир алуга чиратта тора, дип хәбәр итте җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Т. Тедеева.
-
29 июнь 2012 - 04:52Юл иминлеге инспекциясе “Трактор” операциясе үткәрәЮл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе 20нән 30 июньгә кадәр район юлларында трактор, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын һәм прицепларны тикшерү буенча операция үткәрә. Шәхси состав бу төр техника йөртүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуны ачыклауга, техник торыш документларының тәртиптә булуын тикшерүгә юнәлтелгән.
-
29 июнь 2012 - 04:50“Татарстан” совхозы поселогындагы бараклар бетәчәк"Татарстан" совхозы поселогындагы баракларда яшәүчеләрне фатирлы итү өчен йортлар төзелә. Бу эшләр 2012-2013 елларга планлаштырылган. "Быел 20 фатирлы бер йорт, киләсе елга калган 10 гаиләне күчерү өчен, тагын берне төзү планлаштырыла. Аларны проектлау эшләре төгәлләнеп килә," - диде безгә хакимиятнең капиталь төзелеш хезмәте җитәкчесе Ф. Сәетгәрәев. Кызганычка каршы, финанслар ике...
-
29 июнь 2012 - 04:48Республиканың “Иң сөйкемле савучы” исеменә лаек булдыШушы көннәрдә Питрәч районы "Рацин-Шәле" агрофирмасында республика савучы операторлары бәйгесе төгәлләнде. Анда 44 савучы республика чемпионы исеменә ярышты. "Районыбыз чемпионы - 2012" исемен йөртүче с. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык савучы операторы Гүзәл Газетдинова "Иң сөйкемле савучы" номинациясендә җиңеп чыкты, акчалата һәм махсус бүләккә лаек булды.
-
29 июнь 2012 - 04:43Авылда сыерсыз булмыйБер сыер җиде кешене ашлы итә дигән гыйбарәне укыганым бар иде. Хактырмы-юкмы. Санап-исәпләп карамыйча гына язмаганнардыр. Ни әйтсәң дә, терлекле тормыш - тернәкле инде ул.
-
29 июнь 2012 - 04:38Төрлесеннән, сыйфатлы итепКүз явын алырлык люцерна басуларында кызу эш өсте. Тәҗрибәле механизатор Илфир Хөрмәтуллин "Макдон" чапкычы белән тигез итеп, теземнәргә салган люцернаны "Ягуар" комбайны ялмап кына бара. Сенажга саласы яшел массаны кулына алып карагач, баш зоотехник Наил Нуретдинов аның артык дымлы булуын искәртә һәм вакытны сузмыйча арыш саламы белән кушып салырга тәкъдим...