Якты юл
  • Рус Тат
  • 22 июнь 2012 яңалыклары

    • 22 июнь 2012 - 04:49
      Мәктәптәге ремонт – ата-аналар күзәтүендә
      Республикада быел мәктәпләрдә капиталь ремонт программасы тормышка ашырыла башлады, 2012-2014 елларда 787 уку йортын төзекләндерү планлаштырыла. Быел программага 154 белем учагы кертелгән. Хәзерге вакытта районда Яңа поселогы, Бәтке мәктәпләрендә әлеге программа буенча яңарту, ремонтлау эшләре тулы куәткә бара.
    • 22 июнь 2012 - 04:46
      Яңа техника кайта
      Авыл хужалыгы тармагында техниканы яңарту федераль программасы нигезендә терлек азыгы һәм урып-җыю чорына хуҗалыкларга яңа техника кайта. "Биклән" хуҗалыгы "Полесье" комбайны, ике МТЗ тракторы алды. "Гигант", "Чаллы яшелчәсе", "Кама-Бекон", "Тимерхан" агрофирмасы, Миңнеханов крестьян-фермер хуҗалыкларының техника паркы да яңа трактор, комбайннар белән тулыландырылды, дип хәбәр иттеләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
    • 22 июнь 2012 - 04:42
      Үзәк дәваханәнең кабул итү бүлеге заманча итеп яңартыла
      Район үзәк дәваханәсенең авыруларны кабул итү бүлегендә "Уңайлы мохит" федераль программасы нигезендә реконструкция эшләре бара. Биредә инвалидлар өчен пандуслар эшләнә, кабул итү бүлегендә авыруларның үзләре, аларны китерүчеләр өчен дә шартлар күпкә уңайлашачак.
    • 22 июнь 2012 - 04:39
      Сезгә карата җинаятьчел гамәл кылынса нәрсә эшләргә?
      Җавап бер генә: ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итәргә. Эчке эшләр бүлегендә сезнең гаризаны (мөрәҗәгатьне) кабул итү мәҗбүри итеп куелган. "Иртәгә килегез...", "Бу безнең биләмәдә кылынмаган..." кебек сылтауларны хезмәт вазыйфасын намус белән үтәргә теләмәгән полиция хезмәткәре генә әйтә ала.
    • 22 июнь 2012 - 04:39
      “Хәтер шәме” акциясе
      22 июнь - хәтер һәм кайгы көне уңаеннан ил күләмендә "Хәтер шәме" акциясе уза. Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны, авыр тормыш һәм мәхрүмлекләр корбаннарын искә алу. Бу чарада 7 яшьтән алып 18 яшькәчә укучылар, лагерьларда ял итүчеләр катнаша. Новотроицкое мәктәбендә эшләүче "Балкыш" лагеренда Халыкара хәтер акциясе кысаларында...
    Реклама