31 май 2012 яңалыклары
-
31 май 2012 - 15:00Тәҗрибәле остазБүгенге язмабызда һәр кеше күңеленә юл таба белүче педагог, талантлы оештыручы, тәҗрибәле остаз Нәсимә Барый кызы Ризатдинова турында сөйлисебез килә. Хезмәттәшебез бу көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Май кояшы бар җиһанга алтынсу нурларын чәчкәндә, алмагачлар ап-ак чәчәккә күмелгәндә Биклән авылында Барый ага белән Зөһрә апа гаиләсендә беренче бала булып...
-
31 май 2012 - 14:55Басулар өстендә ясалма яңгырКояшлы җәйге эссе көндә ясалма яңгыр тамчылары салават күпере төсләренә кереп балкый. Яңа утыртылган кәбестә басулары өстеннән акырын гына "Фрегат"лар хәрәкәт итә.
-
31 май 2012 - 14:22“Каравон”да катнаштыкШилнәбаш авылының "Нивушка" фольклор коллективы Лаеш районына "Каравон" бәйрәменә барды. Инде егерменче тапкыр үткәрелә торган әлеге чарага күрше республикалардан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән дә кунаклар килгән иде.
-
31 май 2012 - 14:02Видео кабул итү6 июньдә 15.00тән 16.00 сәгатькә кадәр муниципаль район Советының утырышлар залында (Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йорт, 116 бүлмә) ТРның Инвестицияләр үсеше агентлыгы халыкны видеорежимда кабул итә. Анда катнашу өчен гариза һәм сорауларны муниципаль район башкарма комитетының икътисад бүлегенә 70-11-44, 71-32-96 телефоннары аша шалтыратып, шулай ук tukay.econom@mail.ru электрон...
-
31 май 2012 - 13:58Авылдашларының тәвәккәллеге ярдәм иткәнШушы көннәрдә Кече Шилнә авылындагы Муллахмәтовлар хуҗалыгында янгын булды. Иртәнге 4.00 сәгатьтә хуҗалар үзләре янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр итәләр. Сарайдан чыккан ут бик тиз янәшәдәге мунчага күчә. Аларны саклап калу мөмкин булмый. Бәхеткә каршы, шушы авылның янгын сүндерүчеләре Александр Крапивин һәм Игорь Забродинның вакытында килеп җитүе, тәвәккәллеге һәм кыюлыгы аркасында...
-
31 май 2012 - 13:56Беренче мәҗбүри имтиханны бирделәрКичә унберенче сыйныфны тәмамлаучы 127 укучы беренче мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханын тапшырды. Имтиханнар вакытында хокук бозулар күзәтелмәде, кисәтүләр булмады. Киләсе сынау 4 июньдә. Ул көнне 23 укучы химиядән, 5 укучы инглиз теленнән һәм 1 укучы француз теленнән имтихан тапшырачак.
-
31 май 2012 - 13:55Игеннәрнең торышын карадылар30 майда муниципаль район башлыгы В. Хаҗиев җитәкчелегендәге авыл хуҗалыгы белгечләреннән торган комиссия хуҗалыкларда игеннәрнең торышын тикшереп кабул итте. Җирне яхшы тәрбияләп, ашлама кертеп, агротехник срокларда чәчкән "Тукай азык-төлек корпорациясе", Сәйдәшев исемендәге, "Ирек", "Гигант", "Ярыш" хуҗалыклары игенчеләре хезмәтен комиссия уңай яктан бәяләде.
-
31 май 2012 - 13:51Татарстанның нәни гүзәле – безнең район кызы ӘдиләКүптән түгел башкалабыз Казанда шаулап-гөрләп узган "Мини-мисс Татарстан-2012" фестивале безнең район өчен бигрәк тә истәлекле, мәртәбәле булды. Түбән Суыксу авылында туып-үскән нәни талантыбыз - 9 яшьлек Әдилә Мортазина финалга үткән 38 бала арасындагы киеренке бәйгедә җиңеп, әлеге фестивальнең иң югары титулына - "Татарстанның нәни гүзәле" исеменә лаек булды. Бу язмабызда...
-
31 май 2012 - 06:04Дипломлы булдыларШилнәбашта эшләп килүче "Делаем сами" декоратив һәм сынлы сәнгать берләшмәсе яз башында ук "Рус халык уенчыклары" дип исемләнгән республика конкурсында катнашкан иде.
-
31 май 2012 - 05:28Печәнгә төштеләрРайон хуҗалыклары печәнгә төште. "Алмаз", "Гигант", "Ярыш", "Камский" хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәрне чаба. Терлек азыгы әзерләүгә керешер алдыннан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе белән терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеге тикшерелде.