Якты юл
  • Рус Тат
  • 25 май 2012 яңалыклары

    • 25 май 2012 - 04:44
      Кече Шилнәдә нәни кызга исем куштылар
      Халыкара гаилә көне уңаеннан Кече Шилнә авылының мәдәният йортында исем кушу тантанасы үтте. Садриевлар гаиләсендә өченче бала булып туган кызчыкка Ралина исеме куштылар. Гаиләне сөенечле вакыйга белән котларга баланың әнисенең хезмәттәшләре дә килгән иде. Бәйрәмдә авыл җирлеге, район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге исеменнән җылы котлау сүзләре әйтелде, Кече Шилнәнең...
      481
      0
      0
    • 25 май 2012 - 04:41
      “Чаллы-Бройлер”хәләл эшләнмәләр күргәзмәсендә катнашты
      "Чаллы-Бройлер" башкалага "KAZANHALAL-2012" III Халыкара күргәзмә-ярминкәсенә барды. Чарага Татарстан предприятиеләреннән тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Марий-Эл, Башкортстан республикаларыннан һәм башка күп төбәкләрдән килгәннәр иде. Предприятие әлеге күргәзмәдә продукциянең барлык төр ассортиментын тәкъдим итте. Бездә җитештерелгән эшләнмәләр, һәрвакыттагыча, оештыручыларның һәм күргәзмәгә килүчеләрнең югары бәясенә һәм иң зур бүләккә - Гран-прига лаек булды,...
      406
      0
      0
    • 25 май 2012 - 04:37
      Бүген Соңгы кыңгырау бәйрәме
      Бүген районның барлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Быел районда XI сыйныфны барлыгы 128 укучы, тугызынчыны 326 бала тәмамлый. Унберенчеләрнең 9ы алтын, 4есе көмеш медальгә бара. Соңгы кыңгырау бәйрәменә кадәр үк унберенчеләрнең чыгарылыш имтиханнары башланды инде. 22 майда алар татар теленнән гадәти формада имтихан тапшырдылар - нигездә,...
      517
      0
      0
    • 25 май 2012 - 04:26
      Кешеләр ихтирамын казанды
      - Сез ничек мөгаллим булып киттегез? - дигән сорауны ул гадәти кабул итте. "Юрий Гагаринның космоска очкан вакыты, 1961 елның 12 апреле. Мин, җиденче сыйныф укучысы. Өченче сыйныфтагыларга вожатый итеп билгеләделәр. Балалар белән тиз уртак тел таптым, кешенең космоска очу вакыйгасын яратып тыңлыйлар, бергәләп төрледән-төрле чаралар уздырабыз. Күңелемә дәрт керде,...
      478
      0
      0
    • 25 май 2012 - 04:24
      “Якты юл”ның иң тугры абунәчесе бүләк отты
      "Татарстан почтасы" Яр Чаллы филиалының районара почтамты каршындагы бәйрәмчә бизәлгән мәйданда Абунәче көне үтте. Җирле газеталарның рекламалары белән бизәлгән өстәлләр яныннан халык өзелмәде. Шәһәрдәшләребез журналистлар белән аралашты, 2012 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылды.
      482
      0
      0
    Реклама