11 май 2012 яңалыклары
-
11 май 2012 - 04:54Өлкәннәр компьютерга өйрәндеБыел безнең Иштирәк мәктәбендә өлкәннәр өчен компьютер курслары эшләде. Анда авылыбызның 10 ветераны компьютерда эшләргә өйрәнде.
-
11 май 2012 - 04:40Машина урлау очраклары артканРайон эчке эшләр бүлеге башлыгы Дамир Шәйдуллин райондашларны игътибарлы булырга һәм автотранспорт чараларын караусыз урыннарда калдырмаска чакыра. Узган атнада гына да районда ике машинаны урлаганнар. Бу очраклар "Раздолье" һәм "Транспортник-2" бакчачылык ширкәтләрендә теркәлгән. Җинаятьләрнең икесендә дә автотранспорт чаралары урлана һәм юл-транспорт һәлакәтенә очрап, зур зыян килә. Җинаятьләр кайнар эздән ачылган,...
-
11 май 2012 - 04:38Чәчү тулы куәткә бараРайон кырларында язгы чәчү оешкан төстә бара, хуҗалыкларның барысында да тулы куәткә эшлиләр, 10 майга барлык мәйданнарның 71 проценты чәчелде, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ф. Бикмөхәммәтов. Фирдәвес Таҗиевичның әйтүенә караганда, көненә 3700-4000 гектарда чәчү башкарыла, бу көн саен барлык мәйданның 8-9 проценты кими бара...
-
11 май 2012 - 04:35Ветераннарыбыз Президент белән очраштыБөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан башкалабыз Казанда, Г. Камал исемендәге академия театрында ТР президенты Р. Миңнеханов республикабызның бер төркем сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашты. Аларның илебез язмышы хәл ителгән көннәрдә, авыр сугыш елларында күрсәткән батырлыкларына, тылдагы хезмәтләренә зур бәя бирде. Әлеге буын вәкилләренә олы рәхмәт сүзләре ирештерде. Очрашуда...
-
11 май 2012 - 04:16Чулпан Зөһрә Сәхәбиева кулыннан диплом алдыСарманда Зөһрә Сәхәбиева исемендәге төбәкара татар җыры һәм фольклор фестивале үтте. Аны ТР Мәдәният министрлыгының традицион культураны үстерү республика үзәге ярдәме белән Сарман районы башкарма комитеты оештырды.