25 апрель 2012 яңалыклары
-
25 апрель 2012 - 04:30Шимбә өмәсе үтте: кем эшләде, кем юкАвыл иртә уяна, шимбә өмәсендә дә сәгать 8дән торып эшкә тотынганнардыр дигән өмет белән без дә юлга кузгалдык. Максатыбыз - Комсомолец поселогын кар астыннан чыккан чүп-чардан дәррәү килеп чистартучы халыкны, андагы хезмәт күтәренкелеге мохитын күреп, шәп репортаж алып кайту.
-
25 апрель 2012 - 04:27Батырларча һәлак булган хокук сакчысын искә алдыларРайон эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, милициянең өлкән участок инспекторы, өлкән лейтенант Айдар Биктимеров моннан 17 ел элек, 1995 елның 22 апрелендә һөнәри вазыйфасын башкарганда батырларча һәлак булган иде. Җинаятьчеләр кулыннан һәлак булган якташыбыз Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Батырлык ордены белән бүләкләнде. Хезмәттәшләре, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ел саен...
-
25 апрель 2012 - 04:25Полициядә ветераннарын онытмыйларЕл саен 17 апрельдә эчке эшләр органнарында Ветеран көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Россия Эчке эшләр министрлыгының райондагы бүлек җитәкчелеге яшь буын тәртип сакчылары, бүлекнең ветераннар советы рәисе С. Морозов, аның урынбасары Г. Харисова белән берлектә ветераннарның өйләрендә булып, хәлләрен белделәр, азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.
-
25 апрель 2012 - 04:17Арпа чәчәләрКөннәрнең кызу торуы туфракның өлгерүен тизләтте. Хуҗалыкларда кыр эшләре көннән-көн киңрәк җәелә. Күпчелек хуҗалыклар, күпьеллык үләннәрне тырмалауны төгәлләп, туңга сөрелгән һәм пар җирләрендә дым каплатуга керештеләр. Күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыру да уңышлы дәвам итә.