Рәхмәт хатлары тапшырылды
Ташу вакытында газ торбаларына зыян килеп, Кече Шилнә җирлегенә караган авыллар зәңгәр ягулыксыз калган иде. Аварияне бетерүдә "Чаллыгаз" эксплуатация-җитештерү идарәсе хезмәткәрләре һәм шәхси эшмәкәр Николай Черпаков җитәкчелегендәге бер төркем ремонтчылар вакыт белән исәпләшмичә, бар көчләрен куеп эшләделәр.