11 апрель 2012 яңалыклары
-
11 апрель 2012 - 05:04Яңа спорт комплексы кунаклар кабул иттеСосновый Бор поселогында февраль аенда гына ишекләрен ачкан «Яшьлек» спорт комплексы кунакларны - мөслимлеләрне кабул итте. Ике район хакимияте хезмәткәрләреннән торган җыелма волейбол командалары арасындагы дуслыкка әле бер генә ел. Узган ел күршеләребез чакыруы белән барып, волейбол уйнап, мөслимлеләрнең тормыш-көнкүреше белән танышып, рәхәтләнеп ял итеп, кунак булып кайткан идек. Бу...
-
11 апрель 2012 - 04:55Район газетасын иң күп яздырган почтальон – Бәткедә"Татарстан почтасы"ның Яр Чаллы бүлеге һәм безнең редакция коллективы 2012 елның беренче яртысына "Якты юл", "Светлый путь" газеталарын иң күп яздырган почтальонны билгеләде. Бәйгедә Бәтке авылының элемтә бүлеге хезмәткәре Валентина Егорова җиңеп чыкты. Район газетасын иң күп яздырган почтальонга редакция бүләге - тузан суыргыч тапшырылды.
-
11 апрель 2012 - 04:53Бер кешедә туберкулез табылдыУзган атнада эчәк инфекциясенең ике очрагы - бер балада һәм бер өлкән кешедә теркәлде. Өч бала җил чәчәге йоктырды. Йорттагы эт тешләп бер кеше табибларга мөрәҗәгать итте. Бер кешедә туберкулез табылды. Вируслы инфекцияләр белән авыруның 99 очрагы билгеле булды, шул исәптән 52се балаларда ачыкланды. Агуланулар булмады. Әҗмәкәй, Яңа поселогы, Сарайлы,...
-
11 апрель 2012 - 04:51Бурычларыгызны түләгезАпрельдә административ штрафларны түләтү айлыгы игълан ителде. Гражданнар һәм юридик затлар кабул итү вакытларында бурычларын каплый алалар. Сишәмбе көнне 10.00нан 15.00 сәгатькә кадәр, пәнҗешәмбе көнне 16.00дан 20.00 сәгатькә кадәр, шимбә (14 апрельдә) 9.00дан 13.00 сәгатькә кадәр суд приставларының район бүлегенә 4, 5, 10нчы кабинетларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сораулар булса, 79-13-04...
-
11 апрель 2012 - 04:36Язгы ташу үз зыянын салдыАтна башында һава температурасының кинәт җылытып, ташуның кинәт төшүе районның кайбер җирле пунктларга үз зыянын салды. Якшәмбе көнне Түбән Суыксу авылының Мәктәп урамындагы күпкатлы өч йортының подвалына су керде. ТМШ рәисе Миләүшә Муллашова бүген подваллардан суның чыгарылуын, милеккә зыян килмәвен хәбәр итте. Дүшәмбе иртән Иске Гәрдәле авылы эчендә буа суы...
-
11 апрель 2012 - 04:19«Балкыш» фестивале яңа талантларын барладыУзган җомга көнне «Энергетик» мәдәният сараенда «Балкыш» иҗат фестиваленең 15 еллык юбилеена багышланган зур гала-концерт булды. Анда район балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлардан алып мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучыларына кадәр яшьтәге 1000нән артык катнашучы арасындагы киеренке бәйгедә җиңү яулаган, жюри тарафыннан иң лаеклы дип табылган 118 яшь талант чыгыш ясады. Чираттагы йомгаклау...