Якты юл
  • Рус Тат
  • 29 март 2012 яңалыклары

    • 29 март 2012 - 10:50
      Мәктәпләр ремонтлана. Иң мөһиме – сыйфатлы булсын
      Татарстан мәктәпләрен капиталь ремонтлау буенча өч елга исәпләнгән республика программасының быелгы планына районның Бәтке һәм Яңа поселогы мәктәпләре кертелгән иде. Язгы каникул чорында аларда төзекләндерү эшләре башланды.
      712
      0
      0
    • 29 март 2012 - 10:46
      Эчке эшләр министрлыгы инспекциясенең баш инспекторы кабул итә
      30 һәм 31 март көннәрендә - Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәрендәге төп бинасында, ә 1 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы буенча идарәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгы инспекциясенең баш инспекторы, полиция полковнигы И. Скляр халыкны кабул итә. Алдан язылу өчен 37-90-62, 37-90-61 телефоннарына шалтыратырга кирәк.
      582
      0
      0
    • 29 март 2012 - 10:44
      Егетләребез сынатмады
      14 мартта Түбән Кама шәһәрендә узган ТР Эчке эшләр министрылыгың самбо буенча шәхси-команда беренчелегендә безнең район бүлеге командасы да актив катнашты. Республикакүләм бу ярышларда 62 килограммга кадәр үлчәү категориясендә район бүлегенең полиция өлкән сержанты Илнар Бәшәров I урынга лаек булды. Полиция кече сержанты Альберт Пасмуров 82 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә...
      760
      0
      0
    • 29 март 2012 - 10:41
      Иске Җирекледә мал сарае янды
      26 март көнне кичке сәгать сигезләр тирәсендә район янгын күзәтчелеге бүлегенә Иске Җирекле авылында мал сарае яну турында хәбәр килә. Бинаның түбәсен, түшәм такталарын коткарып калып булмый. Шулай ук түбәгә өелгән печән дә янып бетә. Бәхеткә, сарайда маллар булмый. Ут чыгуның сәбәбе электр үткәргечләрдә кыска ялганыш барлыкка килү дип фаразлана....
      601
      0
      0
    • 29 март 2012 - 10:17
      Музейга Дания һәм Испания кунаклары килде
      "Гиндукуш" хәрби патриотик музее чит ил кунакларын кабул итте. Районда орлык заводы төзүче "Кембрия" (Дания) һәм "Симаго" (Испания) фирмасы вәкилләре музей экспонатларын бик кызыксынып карады. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышына багышланган экспозиция һәм корал үрнәкләре аларда зур тәэсир калдырды, дип хәбәр итә музей директоры Ә. Габдрахманов.
      610
      0
      0
    • 29 март 2012 - 10:12
      Пенсияләр арта
      РФ хөкүмәтенең "2012 елның 1 апреленнән картлык буенча хезмәт пенсиясенең өлеше, инвалидлык буенча хезмәт пенсиясе һәм туендыручысын югалткан очракта хезмәт пенсиясе күләмнәрен өстәмә арттыру коэффициентын раслау турында"гы һәм "2012 елның 1 апреленнән социаль пенсияләрнең индексация коэффициентын раслау турында"гы карарлары нигезендә 2012 елның 1 апреленнән хезмәт пенсияләре - 3,41 процентка, дәүләт...
      594
      0
      0
    Реклама