22 февраль 2012 яңалыклары
-
22 февраль 2012 - 13:36Күзкәй мәдәният йортына танылган җырчылар килдеТөзекләндерүдән соң ачылган Күзкәй мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне алдыннан бәйрәм концерты узды. Татарстанның танылган җыр осталары Рәсим Низамов, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Азат Фазлыев тамашачыны чыгышлары белән сөендерде, Ватанны саклаучылар көне һәм якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көннәре уңаеннан җылы котлауларын җиткерделәр.
-
22 февраль 2012 - 13:34Авыл яшьләре слеты үтәРайон Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Асылгәрәев карары нигезендә, 25 февраль көнне районда авыл яшьләре слеты уздырыла. Чарага авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, гомуми һәм урта белем бирүче уку йортларында белем алучылар, оешма һәм предприятиеләрдә эшләүче яшьләр чакырыла. Яшьләр белән очрашуда хакимият башлыгы Васил Хаҗиев та катнашыр дип көтелә. Чара хакимиятнең утырышлар...
-
22 февраль 2012 - 13:32Сайлауларга әзерлек бараЧәршәмбе көнне территориаль сайлау комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үтте. Бу көнне авыл җирлекләре башлыклары һәм участок сайлау комиссияләре рәисләре өчен "Таттелеком" ААҖ белгече Ренат Хуҗин веб-камералар белән эшләү буенча инструктаж үткәрде. Дәүләт янгын күзәтчелегенең район бүлеге баш белгече Флер Миңнеханов янгын куркынычсызлыгы чаралары белән таныштырды.
-
22 февраль 2012 - 13:30Президент белән очраштылар22 февраль дә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан башкалабыз Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Татарстан Республикасы Президенты сугыш ветераннары һәм сугышчы-интернационалистлар белән очрашты. Бу чарада Иске Абдул авылы әфганчылары Айбулат Якупов, Илдус Насыйров, Нәкыйп Хафизов, Сәмәкәйдән Марсель Ситдыйков, Сәет авылыннан Әбүзәр Габдрахманов, Бәтке авылының сугыш ветераны Габбас...
-
22 февраль 2012 - 13:27Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килә24 феральдә районга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның килүе көтелә. Ул район Советының унберенче утырышында, Сосновый Бор поселогында төзелгән "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексын ачу тантанасында катнаша.
-
22 февраль 2012 - 13:18Районда мал базары эшли башладыМәләкәс, Калмаш җирлекләрендәге җыеннарда халык симертеп суяр өчен мал, кош-корт сатып алу мөмкинлеген үзебезнең район җирлегендә оештырып булмасмы дигән сорауны күтәргән иде. Район башлыгы Васил Хаҗиев әлеге мәсьәләнең әһәмиятен ассызыклап, районда, әлбәттә, мондый базар булачак дип ышандырды һәм вәгъдәсендә торды. Шушы көннәрдә Мусабай Завод авылында яшәүче Гөлнара һәм Шәриф Сәлимовларның...
-
22 февраль 2012 - 11:16Авыл яшьләре слеты үтәРайон Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Асылгәрәев карары нигезендә, 25 февраль көнне районда авыл яшьләре слеты уздырыла.
-
22 февраль 2012 - 05:31“Батырлык атнасы” үттеРайон эчке эшләр бүлеге тарафыннан 16 февральдән 23енә кадәр "Батырлык атнасы" дигән акция үтте. Бүлек хезмәткәрләре әлеге чара кысаларында Биклән һәм Кече Шилнә мәктәпләрендә очрашулар үткәрде.