15 февраль 2012 яңалыклары
-
15 февраль 2012 - 05:31Депутат ярдәмчесе кабул итә17 февральдә җомга көнне район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевның ярдәмчесе Эмиль Хәйретдинов сайлаучыларны 9.00дан 10.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.
-
15 февраль 2012 - 05:26Алда 4 көн ял көтәРоссия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне һәм 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәм көннәре булып санала. Быел Ватанны саклаучылар көне тиешле көнендә - 23 февральдә билгеләп үтеләчәк һәм ял көннәре күчерелмәячәк. Ә җомга - 24 февраль эш көне булачак. РФ Хөкүмәтенең "2012...
-
15 февраль 2012 - 05:22Инфекцияләр күбрәк балаларга йогаУзган атнада районда эчәк инфекциясе белән авырган биш кеше теркәлде. Аларның өчесе балалар. С гепатитын йөртүче бер кеше ачыкланды. Җил чәчәге белән авырып җиде бала һәм бер өлкән кеше табибларга мөрәҗәгать итте. Бөер синдромлы геморрагик бизгәк шиге булган бер кеше Яр Чаллы инфекция дәваханәсенә җибәрелде. Ике кеше эт тешләвеннән зыян...
-
15 февраль 2012 - 05:19Сәнгать фестивале үтәРоссия тарихы һәм Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елына багышлап, районда "Балкыш-15" балалар сәнгате фестивале үтә. Чара яшь талантларны барлау, иҗатларын үстерү максатын күздә тота. Катнашучыларның саны чикләнмәгән. 5 яшьтән 18 яшькәчә булган аерым кешеләр дә, иҗат коллективлары да гариза бирә ала. Җиңүчеләр "Вокал", Хореография", "Инструменталь музыка", "Фольклор" номинацияләрендә билгеләнә. Фестиваль өч...
-
15 февраль 2012 - 05:16Өч пар никахларын теркәде14 февральдә - Гашыйклар көнендә - районда өч яңа гаилә барлыкка килде. Эльвира һәм Фәнил Харисовлар, Алсу һәм Илназ Муллашовлар, Альфира Сәлахова һәм Николай Главницкий, балдаклар алышып, бер-берсенә тугры булырга вәгъдә бирделәр.
-
15 февраль 2012 - 05:12Районга республика мөфтие килде13 февральдә район хакимиятенең утырышлар залында мөфти Илдус хәзрәт Фаиз белән Чаллы шәһәре һәм районыбызның имам-хатыйплары, ислам дине эшлеклеләре очрашты. Мөфти илебездә һәм республикабызда дини вазгыятьнең торышы, динебезнең халык тормышына үтеп керүе, имам-хатыйпларыбыз эшчәнлеге һәм бурычлары турында сөйләде. очрашуда Татарстан республикасы Президентының Дини оешмалар эшчәнлеге буенча идарә башлыгы М. Гатин,...
-
15 февраль 2012 - 04:58Сайлау участокларына видеокүзәтү җайланмалары куелаРоссия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек дәвам итә. Атна башыннан районның барлык участок сайлау комиссияләре тулы көченә эшли башлады. Дүшәмбе көнне муниципаль районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Валентина Игнатьева, Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең "Россия Федерациясе Президентын сайлауда сайлаучылар исемлеген төзү, төгәллек кертү һәм аннан файдалану инструкциясе турында"гы карарына нигезләнеп, участок...
-
15 февраль 2012 - 04:40Илһамыбыз – җыр ханыбызМашинада җилдәй элдерүче юлчы, син бер генә мизгелгә туктап, юл чатындагы алтактадагы язуга игътибар иттеңме: "Яңа Бүләк авылы - җырчы Илһам Гыйльметдин улы Шакировның туган авылы".