7 февраль 2012 яңалыклары
-
“Оста куллар” түгәрәге эшли
Мусабай Завод авылы мәдәният йортында гыйнвар ахырыннан "Оста куллар" түгәрәге эшли башлады. Анда авылның төрле яшьтәге хатын-кызлары бәйләү-чигү белән шөгыльләнәләр, тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Шулай ук монда халык җырлары, мәкаль-әйтемнәре башкаруга да урын бирелә. Түгәрәкне мәдәният йорты директоры Наилә Фәйзуллина җитәкли, дип хәбәр итте район мәдәният бүлеге белгече Ландыш Гәрәева.
-
Чаңгыда ярышабыз
Халыкны актив ялга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту максатыннан, шулай ук "Россия чаңгы юллары - 2012" бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары үткәрелү кысаларында, муниципаль районның башкарма комитет җитәкчесе Р.Асылгәрәев 2012 елның 12 февралендә районның барлык авыл җирлекләрендә "Татарстан чаңгы юлы - 2012" уздыру турында карар кабул итте. Карарның кушымтасында күрсәтелгәнчә,...
-
Милли көрәшне үстергәннәре өчен
Атналык киңәшмәдә районның көрәш Федерациясе җитәкчесе И. Гыйлаев, "Биклән" җитештерү кооперативы җитәкчесе Р. Хамматов, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе М. Сафин яшүсмерләр һәм яшьләр арасында көрәшне үстерүгә керткән тырышлыклары өчен муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.