1 февраль 2012 яңалыклары
-
1 февраль 2012 - 11:38Кече Шилнәдә халык фольклор ансамбльләре фестивале узды27 гыйнварда, Кече Шилнә мәдәният йортында, "Чишмә башы" дип аталган районның халык фольклор ансамбльләре фестивале узды. Анда шулай ук танылган рус рәссамы И. Шишкинга 180 ел тулу уңаеннан "Кышкы күренеш" дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде. Мәдәни мирасны саклау, киләчәк буынга җиткерү, башкару осталыкларын үстерү максатыннан уздырыла торган бәйге...
-
1 февраль 2012 - 11:33Бала тәрбияләү җаваплылыгы турында сөйләшәбезРайон мәктәпләрендә ата- аналар җыелышлары үтә. Мус.Завод урта мәктәбендә узган очрашуда ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр, каршылыклы-конфликтлы хәлләрдән чыгу юллары турында ихлас сөйләшү булды. Җыелышта муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев, авыл җирлеге башлыгы Илгиз Миңнехуҗин катнашты.
-
1 февраль 2012 - 04:47Бордыда чемпионнар үсәРайон балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең Борды филиалында шөгыльләнүче яшүсмерләр соңгы 3 елда җиңел атлетика буенча район бәйгеләрендә генә түгел, республика чемпионатларында иң яхшы күрсәткечләр яулыйлар. Шушы көннәрдә Татарстанның кышкы беренчелегендә җиңү яулаган укучыларның үзләре һәм аларның тренерлары белән танышып, көндәлек тренировкаларында булып кайттым.
-
1 февраль 2012 - 04:36Тормышлар җайландыЯңа поселогына Караганда шәһәреннән ун ел элек улым Марат белән кайтып урнаштык. Йорт-җирсез, тораксыз калдык.