25 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Күршеләргә кунакка
Кыш айлары - авыл халкы өчен бакча эшләре тынып мәшәкатьләре кимегән чор. Тик шулай булса да, безнең Иске Абдулда ямансулап утырырга вакыт юк. "Шатлык" ветераннар клубын гына алыйк.
-
Тормыш сукмагыннан парлап 60 ел
Яңа ел иртәсе укытучы Әгъзамовлар гаиләсенә икеләтә-өчләтә шатлык өстәде. Ак карлы якты бу көнне, элеккеге укучыларыннан, хезмәттәшләреннән ихлас котлаулар алдылар, туганнары, балалары, оныклары аларны гаилә корып яши башлауларына 60 ел, мөлаем хуҗабикә Факия әбиләренә 85 яшь тулу көне белән тәбрик иттеләр.
-
Балаларым – шатлыгым, йөз аклыгым, – ди герой-ана
Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Асия Измайлова Яңа поселогында гомер итүче Ниһая әби Хәмәдиеваны авылның иң олы яшьтәге кешесе, хөрмәтле һәм абруйлы ак әбие дип атый һәм миңа әби яши торган йортның кайдалыгын өйрәтеп җибәрде. Мирная урамындагы берничә бүлмәле, 80 елларда салынган иркен йортта ап-ак яулыклы, мөлаем йөзле, бәләкәй гәүдәле карчык...
-
Халык җырлары фестивале
Күптән түгел "КамАЗ" мәдәният сараенда халык һөнәр осталарының һәм кәсепчеләрнең "Онытылмас традицияләр" дип аталган V Бөтенроссия фестивале узды. Идел буе төбәге һәм сәүдә-җитештерү палатасы оештырган бу чарада беренче мәртәбә безнең район һәвәскәрләре дә катнашты. Биклән авылыннан килгән "Хәтфә", Кнәз авыл җирлегенең "Русский звон", Кече Шилнәдән "Сударушка" фольклор ансамбльләренең чыгышы тамашачыларда...
-
Кешеләргә кирәк булуы белән бәхетле ул
Узган елга йомгак ясаган көннәрдә Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның баш хисапчысы Илсур Сафинга "Татарстанның атказанган икътисадчысы" дигән мактаулы исем бирелде. Бу уңган егет белән район семинарлары, киеренке язгы чәчү, урып-җыю эшләре вакытында күп тапкырлар очрашырга туры килсә дә, кара-каршы утырып сөйләшергә моңарчы җай чыкмады. Гомер йомгагын акрын гына сүтеп, Илсурны яраткан...