24 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
24 гыйнвар 2012 - 11:24Безнекеләр республикада җиңде"I сыйныф укучысына юлларны имин үтеп мәктәпкә килергә ярдәм ит" республикакүләм акциясендә барлыгы 246 укучы катнашты. Безнең районнан әлеге мәртәбәле бәйгедә беренче урынны Кече Шилнә урта мәктәбе укучылары Гөлфия Зәйнуллина, Жанна Кузнецова һәм Эльвина Сәлаховалар (җитәкчеләре - "Палитра" түгәрәген алып баручы Вера Костромина) яулады, шулай ук өченче призлы урынга чыккан...
-
24 гыйнвар 2012 - 11:22Авыл китапханәләре компьютерлаштырылаАгымдагы елда райондагы авыл китапханәләренең 62 процентына компьютер техникасы урнаштырылып, интернет челтәренә тоташтырылачак. Бу турыда район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә үзәкләштерелгән китапханә челтәре директоры Гөлүсә Фәхруллина хәбәр итте. Бүгенге көнгә "Электрон Татарстан" республика максатчан программасы кысаларында райондагы 34 китапханәнең 11е компьютерлар белән тәэмин ителгән. Биредә икешәр компьютер урнаштырылган, аларның берсе...
-
24 гыйнвар 2012 - 11:20Җыеннар бараМәләкәстә, Бәтке һәм Биклән авыл җирлекләрендә район башлыгы В. Хаҗиев һәм хакимият бүлекләре хезмәткәрләре катнашып җыеннар үтте. Башка еллардагыча бу юлы да халык алдында авыл җирлеге башлыклары, торак милекчеләр ширкәте рәисләре һәм участок вәкаләтлеләре хисап тотты. Очрашуларда - дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Ә. Әбделманов, район прокуроры М. Әхәтов чыгыш ясады....