28 декабрь 2011 яңалыклары
-
28 декабрь 2011 - 05:14Гаилә фермаларына икеләтә күләмдә дәүләт ярдәме биреләчәкКөн саен гаилә фермалары оештыруны сорап, бүлмәмә дистәләрчә кеше килә. Карыйсың, сөйләшәсең, араларында бу җаваплы эшкә җиң сызганып алынырдайлары бар. Алар элек-электән үз хуҗалыкларында мал асраганнар, сыер тотканнар, эш тәртибен яхшы беләләр.
-
28 декабрь 2011 - 05:12Тагын 10 көн ялРФ хөкүмәте чыгарган карар нигезендә, Яңа ел каникулларында безне тоташ 10 көн ял көтә: 31 декабрьдән башлап, 9 гыйнварга кадәр Россиядә ял көннәре дип игълан ителде. Ә эшкә сишәмбе - 10 гыйнварда чыгабыз.
-
28 декабрь 2011 - 05:12Балалар арасында намаз уку буенча бәйге8 гыйнварда Теләнче Тамак авылының "Фәйзрахман" мәчетендә намаз уку буенча ярыш була. Бәйгедә 5 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар катнаша ала. Ярыш башланганчы, сәгать 9.00га килеп, теркәлергә кирәк. Ярыш 9.30дан 12.00гә кадәр дәвам итә. Чара төшке аштан соң өйлә намазы белән тәмамлана, дип хәбәр итте район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас.
-
28 декабрь 2011 - 05:11Белемнәрен күтәрделәрРайон авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бер төркем белгечләре Казан дәүләт аграр университеты каршында оештырылган квалификацияне күтәрү курсларында укып кайттылар. Анда авыл хуҗалыгында җитештерүне оештыру һәм идарә итүнең инновацион ысуллары турында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, аграр университет галимнәре лекцияләр укыдылар, чыгышлар ясадылар.
-
28 декабрь 2011 - 05:09План үтәлдеКөзге чакырылышта районның 40 егете армия сафларына алынырга тиеш иде. План тулысынча үтәлде, көзен армиягә алынучыларның соңгылары 26 декабрьдә юлга кузгалды. Егетләр, нигездә, Йошкар-Ола шәһәрендә шефлык частенда хезмәт үтәчәк, дип хәбәр итте Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы хәрби комиссариат бүлеге башлыгының хокук эшләре буенча ярдәмчесе Ирина Кулеева.
-
28 декабрь 2011 - 05:08Балалар Президент чыршысына бара30 декабрьдә район мәктәпләрендә белем алучы 23 укучы Казанга Президент чыршысына барачак. Бәйрәм "Татнефть-арена"ның боз спорт сараенда узачак. Тантанада катнашачак балалар уку алдынгылары, аеруча сәләтлеләр, спортта уңышларга ирешүчеләр арасыннан сайланды.
-
28 декабрь 2011 - 05:03Балалар Президент чыршысына бара30 декабрьдә район мәктәпләрендә белем алучы 23 укучы Казанга Президент чыршысына барачак. Бәйрәм "Татнефть-арена"ның боз спорт сараенда узачак. Тантанада катнашачак балалар уку алдынгылары, аеруча сәләтлеләр, спортта уңышларга ирешүчеләр арасыннан сайланды.
-
28 декабрь 2011 - 05:02Исемнәре тарихка кереп калаРайон суды рәисе Ринат Гайфетдинов ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Минтимер Шәрип улы имзалаган ул хатта мондый юллар бар: "Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре" дигән уникаль проектны гамәлгә ашыруда катнашуыгыз өчен Сезгә ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм". Р. Гайфетдиновның исеме аеруча зур ярдәм...
-
28 декабрь 2011 - 04:59Яшел чыршы, басып торчы авыл түрендә!..Яңа 2012 елны каршы алырга санаулы көннәр генә калып бара. Алда безне зур бәйрәм, ун көнгә сузылган яллар көтә. Авыл җирлекләрендә бу бәйрәм чараларын мавыктыргыч һәм истә калырлык итеп үткәрү, бигрәк тә балаларның кышкы каникулларын күңелле һәм файдалы итеп оештыру бурычы куелды. Әлеге җәһәттән узган җомгада Сәмәкәй авыл җирлегендә булып,...
-
28 декабрь 2011 - 04:59Урманны законсыз кисүчеләргә карата закон катгыйАлдан хәбәр ителгәнчә, РФ Җинаятьләр Кодексының "Бер төркем кешеләр алдан сөйләшенеп һәм табигатькә зур зыян салып, урман үсентеләрен законсыз кисү" турындагы 260 маддәсе, 3 өлешендә билгеләнгән җинаятьне кылуда гаепләнүче 48 һәм 50 яшьлек Яр Чаллы шәһәре кешеләренә карата Тукай районы прокуратурасы тарафыннан кузгатылган җинаять эше район судына җибәрелде. Суд тикшерүе...