17 декабрьдә Яр Чаллының 52нче мәктәбендә 1994-1997 елларда туган яшүсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча ачык шәхси-команда турниры үтте. Ярышларда Яр Чаллы, Алабуга, Азнакай, Актаныш, Сарман, Әгерҗе һәм Тукай районы командалары катнашты.
Шәхси беренчелектә 35 килограммга кадәр авырлыктагы егетләр арасында Биклән урта мәктәбеннән Илназ Рамазанов беренче, Калмия мәктәбеннән Илнур Гобәйдуллин икенче...