Якты юл
  • Рус Тат
  • 23 декабрь 2011 яңалыклары

    • 23 декабрь 2011 - 09:36
      Мал башы кимегән
      Ел төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Игенчеләребез һәм терлекчеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә узып баручы елдагы уңышлар сөендерә.
    • 23 декабрь 2011 - 09:35
      Росреестр идарәсе интернет буенча да кабул итә
      Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе гражданнарга яңа төрле хезмәт тәкъдим итә - "Интернет челтәрен кулланып видео кабул итү". Хәзер теләгән һәркем видео кабул итүдә катнаша һәм идарә эшенә кагылышлы сорауларын бирә ала. Һәр атнаның сишәмбесендә дәүләт җир контроле турындагы сорауларга идарә җитәкчесе урынбасары Артем Петрович Костин җавап бирәчәк. Ә һәр...
    • 23 декабрь 2011 - 09:20
      Атна саен һәлакәт
      Яр Чаллы - Сарман трассасында әле 9 декабрьдә генә кеше үлеменә китергән юл һәлакәте теркәлгән иде.
    • 23 декабрь 2011 - 09:18
      Безнең спортчылар – призлы урыннарда
      17 декабрьдә Яр Чаллының 52нче мәктәбендә 1994-1997 елларда туган яшүсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча ачык шәхси-команда турниры үтте. Ярышларда Яр Чаллы, Алабуга, Азнакай, Актаныш, Сарман, Әгерҗе һәм Тукай районы командалары катнашты. Шәхси беренчелектә 35 килограммга кадәр авырлыктагы егетләр арасында Биклән урта мәктәбеннән Илназ Рамазанов беренче, Калмия мәктәбеннән Илнур Гобәйдуллин икенче...
    • 23 декабрь 2011 - 09:17
      27 декабрьдә район Советының тугызынчы утырышы уза
      Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр чыгарыла: 1. "Тукай муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Советының 2010 елның 8 декабрендә чыккан "Тукай муниципаль районының 2012 елга һәм планлаштырылган 2013 һәм 2014 елларга бюджеты турында"гы 2/3нче карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында. 2. Тукай муниципаль районы Советының 2012 елга эш планы турында. 3. Тукай муниципаль...
    • 23 декабрь 2011 - 05:02
      Рәхмәт әйтер идем әткәйгә!
      Газиз әтием Солтан Фәйзелхак улы Хуҗин белән туган авылыбыз Теләнче Тамакның тау итәкләрендә күп мәртәбәләр печән чаптык. Әле дә сугыштан исән калган бердәнбер кулы белән бездән дә уздырып чалгы, пычкы тартканы, утын ярганы күз алдында тора.
    • 23 декабрь 2011 - 04:51
      Яңа елга каршы мунчасыз калган
      18 декабрь көнне 13.30 сәгатьтә Тогаевода мунча яну турында хәбәр алынды. Хуҗаның әйтүе буенча, янган мичне ул нибары 20 минутка караучысыз калдыра. Төтен бөркелеп чыкканны күреп сүндерергә йөгерә, ләкин ялкын күз ачып йомганчы мунчаны ялмап ала, бина тулысынча янып бетә. Мич заводта эшләнгән булган. Бәхеткә каршы якын-тирәдәге биналарга да, хуҗаның...
    • 23 декабрь 2011 - 04:50
      Тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары кабул итә
      24 декабрьдә, 9.00 сәгатьтә Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 69 (комплекс буенча 42/17) йортта Тукай районара тикшерү бүлеге бинасында РФ Тикшерү комитетының республика буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары М. Зарипов тикшерү бүлеге эшчәнлегенә кагылышлы сораулар буенча район халкын кабул итәчәк. Кабул итүгә килергә теләүчеләр 47-06-35 телефоны аша язылырга тиеш, дип хәбәр...
    • 23 декабрь 2011 - 04:49
      “Түгәрәк өстәл” узды
      Районның опека һәм попечительлек бүлеге опекуннар белән "түгәрәк өстәл" уздырды. Анда тәрбиядәге кешеләрне карау, медикаментлар белән тәэмин итү, милеккә һәм торакка хокук мәсьәләләре күтәрелде. Чарага райондагы 69 опекунның 45е килгән иде. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар мондый чараны киләчәктә елга бер мәртәбә үткәрергә дигән нәтиҗәгә килделәр, дип хәбәр итте опека һәм попечительлек...
    • 23 декабрь 2011 - 04:47
      «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый
      "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан "Алло, "Бердәм Россия" Кыш бабае тыңлый" акциясе үткәрелү матур гадәткә әйләнде. Быел әлеге акция 27 декабрьдә үтәчәк. Бу көнне 14.00тән 15.00 сәгатькә кадәр балалар, 70-36-50 телефонына шалтыратып, Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, табышмакларга җаваплар табып, бүләк алу бәхетенә ирешә алачак. Бүләкләрнең иганәчесе - муниципаль...
    • 23 декабрь 2011 - 04:46
      Премикслар заводы эшли
      Районда терлекләр өчен азык катнашмасы әзерләүче премикслар заводы эшли. Ул - Россиядә бердәнбер предприятие. Завод продукциясен "Кама-Бекон", "Чаллы-Бройлер", "Агрокөч төркеме" кебек эре предприятиеләр ала. Актаныш районы хуҗалыклары да тыгыз хезмәттәшлектә. Сыерлар азыгына премикс кушу бәрабәренә таза, сәламәт бозаулар тууы, сөт җитештерүнең артуы, терлек авыруларының кимүе күзәтелүен бәян итә белгечләр.
    • 23 декабрь 2011 - 04:43
      Мәктәп кайчан җылыныр?
      Яңа поселогы мәктәбенең кайбер кабинетларындагы һава температурасы бүген урамдагыдан азга гына аерыла. Бүлмәләрдәге җылылык термометр шкаласының 5-7 градус тирәсендә тирбәлә. Дөрес, салкыннар башлануга балаларны бераз җылырак кабинетларга күчереп утыртканнар. Ләкин җылы дигәннәренең дә кайберләрендә температура СанПиН нормаларына туры килми. Укучылар дәрестә өс киемнәрен салып утырырга куркалар. Шулай булмый ни: сәламәтлегеңә...
    Реклама