14 декабрь 2011 яңалыклары
-
14 декабрь 2011 - 10:09Депутат ярдәмчесе кабул итә16 декабрьдә, җомга көнне район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевның ярдәмчесе Эмиль Хәйретдинов сайлаучыларны 14.00тән 15.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82. 16 декабрьдә, җомга көнне район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр...
-
14 декабрь 2011 - 10:07Пенсиянең тупланмалы өлешен формалаштырабызРоссия Федерациясе Пенсия фонды хезмәт пенсиясенең тупланмалы өлешен формалаштыру белән бәйле гаризаларны тапшыру срогы тәмамлану турында хәбәр итә. Гражданнар пенсия тупланмалары белән идарә итүне кемгә ышанып тапшырырга икәнен: идарә компаниясенәме, әллә дәүләтнеке булмаган пенсия фондынамы - үзләре хәл итә. Моның өчен агымдагы елның 31 декабренә кадәр Россия Федерациясе Пенсия фондының...
-
14 декабрь 2011 - 09:58Участок вәкаләтлеләре танышаУчасток вәкаләтлеләренең республикакүләм "Таныш булыйк!" акциясе бара. Аның беренче этабы 3 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр үтә. Район җирлегендә җинаятьләрне булдырмау һәм кисәтү максатында, әлеге бүлек хезмәткәрләре тарафыннан махсус чаралар күрелә: торак йортлар, чардак һәм подваллар һәрдаим тикшерелеп тора, дип хәбәр итә районның участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек...
-
14 декабрь 2011 - 09:52Коррупциягә каршы көрәш формаль төстә булмаска тиешдип билгеләп үтте районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында Федераль Куркынычсызлык Хезмәте Идарәсенең Татарстандагы бүлек вәкиле И. Зәйнуллов. Аның эшендә хокук саклау органнары вәкилләре, хакимиятнең җаваплы затлары, комиссия составындагы әгъзалар катнашты. Утырыш 9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан киң җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге җитди мәсьәләгә юнәлтү максатын күздә...
-
14 декабрь 2011 - 09:49Электрон укыту – көн таләбеМәгарифтә үзгәрешләр заманы. Яңалыкларны көн саен кертә торалар. Быел шуларның иң саллысы - укыту системасында электрон технологияләр куллану гамәлгә ашып бара. Үзләре дә электрон гасырда туган бүгенге көн балалары хәзер Интернет аша ачылган көндәлектән файдалана, ә укытучылар билгене сыйныфның виртуаль журналына куя. Ата-аналар балаларының дәрестә нинди уңышларга ирешүен шушы ук...
-
14 декабрь 2011 - 05:04Гражданнарның социаль хокуклары бозылырга тиеш түгелРайон прокуратурасында Круглое Поле поселогында яшәүче В.В.Райданың социаль хокуклары бозылу турындагы мөрәҗәгате каралды.
-
14 декабрь 2011 - 04:59Клублар – аралашу үзәгеИске Абдул авыл җирлегендә "Шатлык" ветераннар һәм инвалидлар клубы утырышлары бик җанлы үтә.