7 декабрь 2011 яңалыклары
-
7 декабрь 2011 - 06:12Яңа парламент авылның да өметен акласын идеРоссия Федерациясе алтынчы чакырылыш Федераль җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар районыбыз җирлегендә зур активлык белән үтте, алдагы 5 елда илебез язмышын хәл итүдә катнашачак яңа парламентка исемлектәге 26836 сайлаучының 96,89 проценты үз тавышларын бирде. Районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Валентина Игнатьева хәбәр итүенчә, "Бердәм Россия" - 92,81 процент, «Гадел Россия»...
-
7 декабрь 2011 - 06:11Ункөнлек дәвам итәИнвалидлар ункөнлеге кысаларында авыл җирлекләрендә төрле чаралар үткәрелә. Бүген районда 2962 инвалид яши. Аларның 143е - балалар, 414е - йөри алмаучы инвалидлар. Урын өстендәге инвалидларның барысына да район бюджетыннан әзерләнгән азык-төлек җыелмалары тапшырылды. 44 инвалидка вакытлы матбугатка язылу оештырылды. 8 декабрьдә район башкарма комитетының утырышлар залында инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр...
-
7 декабрь 2011 - 06:10Кирәкле чараСПИДка каршы көрәш көне уңаеннан Биклән авылы китапханәсе мөдире Лилия Шамарова өлкән сыйныф укучылары - барлыгы 50ләп бала өчен тәрбия дәресе үткәрде. Чарага шулай ук район үзәк дәваханәсе табиб-наркологы Илдус Мусин да килгән иде. Чыгышларны укучылар бик кызыксынып тыңладылар, дип хәбәр итте район мәдәният бүлеге белгече Ландыш Гәрәева.
-
7 декабрь 2011 - 06:09Вирус кан биргәндә ачыкланганРайон санитар күзәтчелек хезмәте мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган атнада кискен эчәк инфекциясе эләктерүнең бер очрагы теркәлгән. Ул мәктәп укучысында табылган. Кан биргән вакытта бер кешедә В гепатиты булуы ачыкланган. Вируслы инфекцияләр йоктырган 84 кеше теркәлгән, аларның 52се - балалар. Күрсәткеч эпидемия баскычыннан 39 процентка түбән. Хайваннар тешләүдән зыян күргән ике кеше...
-
7 декабрь 2011 - 06:08Балалар ике мәртәбә күбрәк туганРайон гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина хәбәр итүенчә, соңгы өч айда районда балалар туу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда якынча ике тапкырга арткан. Узган ел сентябрьдә - 34, быел - 65, октябрьдә былтыр - 34, быел - 67, ноябрь аенда узган ел - 27, быел 71...
-
7 декабрь 2011 - 05:24ТР Тукай муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе карары5.12.2011 ел, №9/4 Икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатларны өстәмә сайлау нәтиҗәләре турында