2 декабрь 2011 яңалыклары
-
2 декабрь 2011 - 06:46Республика Балалар Думасы сессиясе узды25 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Биектау районындагы "Костер" республика балалар сәламәтләндерү-укыту үзәгендә республика Балалар Думасының күчмә сессиясе үтте. Анда оешманың 2011-2012 уку елының беренче яртыеллык эшчәнлегенә йомгак ясалды, икенче яртыеллыкка эш планы төзелде. Безнең районнан сессиядә Шилнәбаш урта мәктәбенең Х сыйныф укучысы - спикер Т. Ступникова, шулай ук Мәләкәс урта...
-
2 декабрь 2011 - 06:45Башлангыч оешма рәисләре очрашты30 ноябрьдә Халыкара инвалидлар көне уңаеннан район хакимиятендә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев һәм республика инвалидлар җәмгыяте рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рифат Ганибаев белән очрашу узды. Очрашуга башлангыч инвалидлар, ветераннар оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары чакырылган иде. Васил Хаҗиев оешмалар эшләренә уңай бәя бирде, яшьләрне тәрбияләүдә өлкән буын алдындагы бурычларга...
-
2 декабрь 2011 - 06:44Ике авыл җирлеге яңа машиналы булдыКүзкәй һәм Яңа Бүләк авыл җирлекләре яңа машиналы булды. Әлеге транспорт чаралары республиканың муниципаль берәмлекләр советы президиумы муниципалитетлар арасында үткәргән бәйге нәтиҗәләре буенча бүленгән. "Фиат" машиналары сертификатларын 30 ноябрьдә узган район Советы утырышында район башлыгы Васил Хаҗиев авыл җирлекләре башлыкларына тапшырды.
-
2 декабрь 2011 - 06:424 декабрьдә – РФ Дәүләт Думасына сайлаулар4 декабрь көнне Россия Федерациясе алтынчы чакырылыш Федераль җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирергә чакырабыз. Сайлау участоклары 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Үзегез белән паспорт булырга тиеш. Сайлау көнне үзе беркетелгән участокка килә алмаганда, башка сайлау участогында сайлау хокукы бирә торган исәптән төшерү таныклыгын участок сайлау комиссиясендә алырга мөмкин....
-
2 декабрь 2011 - 06:34Кече авылда зур бәйрәмНоябрь аеның тыныч кына ябалак кар явып торган бу матур көне Таулар һәм Туера авылларының башлангыч сыйныф укучылары хәтерендә аеруча озакка уелып калыр, мөгаен. Бу көнне алар иске мәктәптән барлык шартлары булган яңа бинага күчтеләр. Балаларга һәм, гомумән, бар авыл халкына тагын да шатлык өстәп, шушы ук бинада яңартылган клубны...
-
2 декабрь 2011 - 05:33Хезмәт белән үткән гомерУрман итәгендә моторолллерын читкә куеп, чалгысын яный-яный киң алым белән бер апа печән чаба. Артыннан тирә-якка җиләк исе таратып, куе яшел печән теземнәре ятып кала. Юлдан узучы кайбер авылдашлары: "Мәликә апа, бик оста чабасың, чалгыңнны кем үткенләде?" - дип сүз ката. Чалгычы хатын сорауның кинаясен аңлый. Ялгыз булгач, һәрнәрсәгә үзе,...
-
2 декабрь 2011 - 05:22Татфондбанк сәләтле балаларны барлыйИнде өченче ел Татфондбанк авыл балалары арасында сәләтлеләрне ачыклау максатыннан социаль акция үткәрә.
-
2 декабрь 2011 - 05:20Мәктәпләргә капиталь ремонт ясалачак2012-2014 елларда махсус программа нигезендә Татарстан мәктәпләренә капиталь ремонт ясарга җыеналар. Чыгымнар республика бюджетыннан булачак. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында үткән видеокиңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
-
2 декабрь 2011 - 05:13Район Советының сигезенче утырышы30 ноябрьдә Тукай муниципаль районы Советының сигезенче утырышы узды. Анда район Советы аппараты, башкарма комитеты идарәләре, бүлекләре башлыклары, район палаталары рәисләре, сәнәгать предприятиеләре, оешмалар, ТМШ, мәктәп, балалар учреждениеләре җитәкчеләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде. Район прокуроры, район эчке эшләр бүлеге башлыгы катнашты. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Р....
-
2 декабрь 2011 - 05:03Ярминкәләр дәвам итәЧаллыда һәр шимбә саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Аларның кайберләре махсус ризыклар, әйтик, бал, бәрәңге, яшелчә, ит әйберләренә багышлана. Үткән шимбәдәгесендә ит һәм ит ризыкларына өстенлек бирелгән иде. Моны Сарман трактында уза торган ярминкәдә ачык күрдек. Шәһәр халкы иркенләп сыер, кош-корт, дуңгыз итеп сайлап ала.
-
2 декабрь 2011 - 04:50Күпбалалы әниләрне зурладыларЧәршәмбе көнне башкалабыз Казанда Әниләр көненә багышланган зур бәйрәм булды. Анда республиканың барлык районнарыннан да күпбалалы гаиләләр чакырылган иде. Безнең районнан иң лаеклы гаиләләрнең берсе буларак, Борды авылында яшәүче Галиевлар гаиләсе барды.