30 ноябрь 2011 яңалыклары
-
30 ноябрь 2011 - 06:39Безнең волейболчылар икенче урындаЯр Чаллы шәһәренең 11нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре арасында волейбол ярышы үтте. Анда барысы тугыз команда катнашты. Безнең район башкарма комитетының җыелма командасы үз төркемендә икенче урынны алды һәм Яр Чаллы дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Т.Боркова имзасы куелган Мактау кәгазе һәм татлы күчтәнәчләр белән бүләкләнде, дип...
-
30 ноябрь 2011 - 06:38Ана капиталын куллануның мөмкинлекләре киңәйдеАна капиталына дәүләт сертификаты алган гаиләләр хәзер әлеге акчаларны яки аларның күпмедер өлешен баланы укытуга гына түгел, аның белем бирү учреждениесе карамагында булганы өчен дә түли алачаклар. Бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гомуми белем яки башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирүнең төп программаларын тормышка ашыручы балалар бакчасы...
-
30 ноябрь 2011 - 06:37Тауларда – бәйрәм30 ноябрь көнне Таулар авылында олысы-кечесе түземсезлек белән көтеп алган куанычлы вакыйга була.Өр-яңа якты клуб һәм шушы авыл балалары өчен башлангыч мәктәп ишекләрен ача.
-
30 ноябрь 2011 - 06:353 декабрьдә каз ярминкәсе булаЯңа ел алдыннан Яр Чаллы шәһәренең Азатлык мәйданында (шәһәр хакимияте каршында) каз сатучыларның зур ярминкәсе була. Агрофирмалар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары кооператорлар, шәхси эшмәкәрләр, ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнар чакырыла.
-
30 ноябрь 2011 - 06:34Хуҗалык итү буенча эшлекле сөйләшүСарманда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү һәм авыл халкының активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган эшлекле киңәшмә булды. Анда 15 районнан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм район кулланучылар җәмгыятьләре рәисләре чакырылган иде. Безнең район делегациясен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең...
-
30 ноябрь 2011 - 06:30Максатыбыз – хезмәт, ял, уку өчен тигез шартлар тудыруТормыш иткәндә, эш урынында имгәнеп, сәламәтлеген югалткан ир-атлар, хатын-кызлар һәм тумыштан авыру, физик мөмкинлекләре чикле затларны берләштерә һәм алар белән максатчан эш алып баручы район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина белән Халыкара инвалидлар көне уңаеннан очрашып, берничә сорауга җавап бирүен үтендек.
-
30 ноябрь 2011 - 06:07ВолейболЯңа поселогы балалар-яшүсмерләр спорт клубында 1995-1996 елгы кызлар һәм егетләр арасында волейбол ярышы үтте. Егетләр арасында Яңа поселогы мәктәбе командасы - I, Мәләкәс - II, Шилнәбаш - III, Теләнче Тамак командасы IV урынны, кызлар арасында Комсомол мәктәбе командасы - I, Яңа поселогы - II, Борды - III, Мәләкәс командасы IV...
-
30 ноябрь 2011 - 06:06Күңелле стартларКалмия авылы мәктәбендә "Күңелле стартлар" уены үтте. Анда командалар йөгерү, баскетбол тубы йөртү, канат тарту, гер күтәрү, скакалкада сикерү кебек спорт төрләре буенча ярыштылар. Нәтиҗәдә Кнәз мәктәбенең "Чемпион" командасы - I, Калмиянең "Максимум"ы - II, Кнәзнең "Олимпия"се III урынны алды. Җиңүче командалар кубокка, грамоталарга, татлы бүләкләргә лаек булды.
-
30 ноябрь 2011 - 06:05Татар-башкорт көрәшеКазанда татар-башкорт көрәше буенча республика чемпионаты үтте. Анда 300дән артык спортчы катнашты. 65 килограммга кадәрге спортчылар арасында Борды авылыннан Дмитрий Левашов III урынга лаек булды. 50 команда арасында безнең район командасы, Зәй, Мамадыш, Норлат, Актаныш көрәшчеләрен узып, 16нчы урынны алды.
-
30 ноябрь 2011 - 06:02Тугры ярдәмчеләребезАтлар халкыбызның тормыш-көнкүрешендә гаять мөһим урын тоткан. Атсыз крестьян авылда иң фәкыйрь, мескен саналган. Тукай да бит "Мужик йокысы" шигырендә "атың бар - өч тәңкә торырлык" дип мужикның булдыксызлыгын үз атын юньләп карамаудан күрә. Икенче бер шигырендә уңган егетне "киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп", дип мактый.
-
30 ноябрь 2011 - 05:52Безне онытмыйлар, шуңа рәхмәтлеменЧаллыда төзелеш киң җәелгән чорда Бәтке авылы да тынып тормады. Ике-өч катлы күп фатирлы йортлар салынды. Үзәк урамындагылары - беренчеләрдән, төгәл проекты да юк иде. Шундый йорттагы бер бүлмәле фатирда хезмәт ветераны, инвалид, Ватан сугышы толы Анна Миңневәлиева яши.