Якты юл
  • Рус Тат
  • 18 ноябрь 2011 яңалыклары

    • 18 ноябрь 2011 - 05:29
      Алар һәр көн халык иминлеге сагында
      17 ноябрьдә полициянең участок вәкаләтлеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Участок вәкаләтлеләре хезмәте эчке эшләр органнарында 1923 елда оеша. Һәм шул вакыттан башлап, инде 88 ел дәвамында, хокук саклаучылар бу көнне эшчәнлекләренә нәтиҗә ясый, бәйрәм уңаеннан котлаулар кабул итә.
    • 18 ноябрь 2011 - 05:20
      Хәйрия акциясендә катнашыйк
      Борынгы Болгарны һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген яңарту хәйрия акциясе дәвам итә. Катнашырга теләүчеләргә түләү реквизитларын тагын бер кат искә төшерәбез: "Яңарыш" республика фонды: ИНН 1655069125 КПП 165501001 «Татсоцбанк» ҖЧҖдәге исәп-хисап счеты 40703810600000000153 БИК 049205703 к/исәп 30101810500000000703 Түләү төре: ирекле хәйрия кертеме. Татарстандагы тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне яңарту республика фонды: Тупланмалы исәп...
    • 18 ноябрь 2011 - 05:19
      Илһам Шакировның музей-йорты яшьләрне ярәштерә
      Мәшһүр якташыбыз Илһам Шакировның Яңа Бүләк авылындагы музей-йортында тантаналы никахлар дәвам итә. 26 ноябрь көнне Теләнче Тамак егете Илназ Закиров Сарман районы Югары Чыршылы авылы кызы Елена белән ярәшә. Ямьле табигать кочагында урнашкан бу мәһабәт бинада алтын балдаклар алышып, яңа гаилә корып җибәргән бәхетле парларның унынчысы алар, дип хәбәр итте...
    • 18 ноябрь 2011 - 05:18
      Сәнгать мәктәбе укытучылары – бәйге дипломантлары
      Район балалар сәнгать мәктәбе укытучыларыннан торган халык уен кораллары ансамбле Казанда "Маэстро" дип аталган II ачык республика бәйгесендә катнашты. "Мирас" ансамбле башкаруындагы совет композиторлары көйләреннән попурри тамашачыларның күңеленә аеруча хуш килде. "Инструменталь ансамбль" номинациясендә 23 коллектив арасында "Мирас" җиңү яулап, бәйге дипломанты булды, дип хәбәр итте мәктәп директоры урынбасары Галина...
    • 18 ноябрь 2011 - 05:14
      Бөтенроссия күләмендә танылды Лилия
      Кнәз урта мәктәбендә 17 ел дәвамында укучыларга сынлы сәнгать серләрен өйрәтүче беренче категорияле педагог, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Лилия Фәрит кызы Хөрмәтуллина шушы көннәрдә Мәскәүдән зур җиңү белән кайтты. Педагогларның һөнәри осталыгы буенча "Минем иң яхшы дәресем" Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, финалга узган 200 укытучы арасында иң яхшы күрсәткечләрнең берсен...
    • 18 ноябрь 2011 - 05:11
      Кече Шилнә сайлауларга әзерләнә
      Районда сайлауларга әзерлек бара. Бүгенге көнгә 43 участок сайлау комиссиясе оешты, рәисләре билгеләнде.
    Реклама