16 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Депутат ярдәмчесе кабул итә
19 ноябрьдә, шимбә көнне район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевның ярдәмчесе Эмиль Хәйретдинов сайлаучыларны 9.00дан 10.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.
-
Ачык тыңлаулар
2011 елның 28 ноябрендә район хакимиятенең утырышлар залында Тукай муниципаль районының 2012 елга һәм планлаштырылган 2013 һәм 2014 елларга бюджет проекты буенча ачык тыңлаулар уза. Ачык тыңлаулар сәгать 10.00да башлана.
-
Яшь спортчылар сынатмый
1994-1997 елгы яшүсмерләр арасында армспорт буенча республика беренчелегендә безнең районнан 16 спортчы катнашып, Яңа поселогы урта мәктәбеннән Александр Жеребенков һәм Роман Шипп, Күзкәйдән Илнур Хәсәнов, Эмиль Җиһаншин һәм Айдар Әхкыямов призлы урыннар алып кайттылар. Көзге каникуллар чорында Алабуга шәһәрендә татар-башкорт көрәше буенча ачык беренчелек үтте. Анда безнең район данын Биклән...
-
Юллар каралып тора
Район юлларын бозлавыктан арындыруда бүген "Татавтодор" предприятиесенең җиде техникасы эшли. Зәй - Чаллы трассасына тозлы су, ә калганнарына тозлы ком сибелә. Һава торышы үзгәреп торган бүгенге көндә бер генә трасса да игътибардан читтә калмый, техниканың юлга чыгу графигы төзелгән, шулай ук төнлә дә эш бара, ди предприятие җитәкчесе Ф. Якупов.
-
Ремонтка мохтаҗ йортлар берничә ел алдан барлана
Районда капиталь ремонт үткәреләсе күпфатирлы йортлар хәзер киләсе биш-җиде ел өчен алдан барлана. Киләсе елга төзеклендерергә тиешле йортларның исемлеге һәм эш төре һәр ел ахырында муниципаль районның рәсми сайтында урын алырга тиеш. Йортларына капиталь ремонт кирәк дип санаган фатир хуҗалары бу җәһәттән ТМШ рәисләренә мөрәҗәгать итеп, тәкъдимнәрен җиткерә алалар, дип...
-
Олег Морозов райондашлар белән очрашты
Узган җомгада РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов Кнәз, Шилнәбаш, Иске Абдул, Сәмәкәй авыл җирлекләрендә яшәүче авыл хезмәтчәннәре һәм район активы белән очрашты.