16 ноябрь 2011 яңалыклары
-
16 ноябрь 2011 - 05:22Депутат ярдәмчесе кабул итә19 ноябрьдә, шимбә көнне район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевның ярдәмчесе Эмиль Хәйретдинов сайлаучыларны 9.00дан 10.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.
-
16 ноябрь 2011 - 05:21Ачык тыңлаулар2011 елның 28 ноябрендә район хакимиятенең утырышлар залында Тукай муниципаль районының 2012 елга һәм планлаштырылган 2013 һәм 2014 елларга бюджет проекты буенча ачык тыңлаулар уза. Ачык тыңлаулар сәгать 10.00да башлана.
-
16 ноябрь 2011 - 05:20Яшь спортчылар сынатмый1994-1997 елгы яшүсмерләр арасында армспорт буенча республика беренчелегендә безнең районнан 16 спортчы катнашып, Яңа поселогы урта мәктәбеннән Александр Жеребенков һәм Роман Шипп, Күзкәйдән Илнур Хәсәнов, Эмиль Җиһаншин һәм Айдар Әхкыямов призлы урыннар алып кайттылар. Көзге каникуллар чорында Алабуга шәһәрендә татар-башкорт көрәше буенча ачык беренчелек үтте. Анда безнең район данын Биклән...
-
16 ноябрь 2011 - 05:19Юллар каралып тораРайон юлларын бозлавыктан арындыруда бүген "Татавтодор" предприятиесенең җиде техникасы эшли. Зәй - Чаллы трассасына тозлы су, ә калганнарына тозлы ком сибелә. Һава торышы үзгәреп торган бүгенге көндә бер генә трасса да игътибардан читтә калмый, техниканың юлга чыгу графигы төзелгән, шулай ук төнлә дә эш бара, ди предприятие җитәкчесе Ф. Якупов.
-
16 ноябрь 2011 - 05:18Ремонтка мохтаҗ йортлар берничә ел алдан барланаРайонда капиталь ремонт үткәреләсе күпфатирлы йортлар хәзер киләсе биш-җиде ел өчен алдан барлана. Киләсе елга төзеклендерергә тиешле йортларның исемлеге һәм эш төре һәр ел ахырында муниципаль районның рәсми сайтында урын алырга тиеш. Йортларына капиталь ремонт кирәк дип санаган фатир хуҗалары бу җәһәттән ТМШ рәисләренә мөрәҗәгать итеп, тәкъдимнәрен җиткерә алалар, дип...
-
16 ноябрь 2011 - 05:15Олег Морозов райондашлар белән очраштыУзган җомгада РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов Кнәз, Шилнәбаш, Иске Абдул, Сәмәкәй авыл җирлекләрендә яшәүче авыл хезмәтчәннәре һәм район активы белән очрашты.