11 ноябрь 2011 яңалыклары
-
11 ноябрь 2011 - 05:07Өч кеше янып үлде6 ноябрь көнне 20.48 сәгатьтә янгын сүндерү хезмәте диспетчерына Югары Суыксу авылындагы Заречная урамында 18 нче йортның тулысынча ут белән ялмап алынуы турында ашыгыч хәбәр килә. Янган йорт урынында шушы йортның хуҗасы, туганнан туган энесе һәм өйдәш хатынының мәетләре табыла. Халыктан сорашулар нәтиҗәсендә мәрхүмнәрнең шул көнне исерек булулары билгеле булды....
-
11 ноябрь 2011 - 05:06Шашка буенча җиңделәрРайон инвалидлар оешмасы спортчылары шахмат-шашка бәйгеләрендә катнашып, исемнәрен таныта бара. Чираттагы уен Әлмәт шәһәрендә булды. Р. Шакирова, Я. Зиатдинова, Л. Удовенко, В. Иванов, Н. Дячков, Я. Ганиев һәм А. Мәүлиев кебек өстәл уеннарын оста уенчылар катнашындагы 7 кешелек команда гомумкоманда исәбендә 107 очко җыеп, рус шашкасы буенча - I урынга,...
-
11 ноябрь 2011 - 05:01Җыеннар башланды9 ноябрь көнне аларның беренчеләре Борды һәм Мусабай Завод, 10ысында Бәтке һәм Иштирәк авыл җирлекләрендә үтте. Анда, һәр елдагыча, район җитәкчелеге, хакимиятнең бүлек башлыклары, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре катнашты.
-
11 ноябрь 2011 - 04:51Ветеринария участоклары машиналы булдыБәйрәм көннәрендә Казанның Игенчеләр сарае каршындагы мәйданында район ветеринария участокларына машиналар тапшыру тантанасы булды. 99 өр-яңа "Нива" автомобильләре ачкычларын участок ветеринария табибларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Күзкәй участогы ветеринария табибы Мингасыйм Сөнгатуллин һәм Кнәз участогы ветеринария табибы Ленар Хәбибуллин да бар иде.